Барысын да тигез итеп биргән иде Ходай Тәгалә аңа. Көчен-куәтен дә, акылын да, буй-сынын да, гыйлемен дә. Иде дип... Үзем дә мәет чыккандагы кебек башлап киттем язманы. Исән ул. Исән. Хөрмәтле һәм мәртәбәле «Казан утлары» җурналында ду китереп эшләп ята.
Кем соң ул дисезме?
Минем өчен хезмәттәш, дус һәм сердәш. Кем өчендер Бүләктә шофер Гыймран агай гаиләсендә туган гап-гади авыл баласы. Үрәзмәт урта мәктәбендә көндәлекләр алып барган, сөю-сәгадәт утында янган, татлы да, газаплы да хыялый мәхәббәт колы. Шунда ук, шагыйрь Рәдиф Гаташ түгәрәгенә йөреп, беренче шигырьләрен иҗат иткән булачак журналист — Наис Гамбәров.
Кем өчендер дистәләгән әдипләребезнең җыентыкларын басмага әзерләгән Татарстан китап нәшриятында редактор.
Инде үзе дә бер җыентык чыгарып, күпләрне сөендергән шагыйрь һәм тәнкыйтьче Наис Гамбәр.
...«Авыл утлары» таныштырган иде безне. Минем әле редакциягә килеп, ни ботак чабарга, ни бау ишәргә белми йөргән беренче көнем.
— Минем нәчәлник буласың инде син. Авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире дип атала вазифаң. Мин — синең хезмәткәрең.
— ??
— Әдәби хезмәткәр дип атала ул. Алай «сам»га да, «пом»га да бүлгәләшү юк монда. Син язасыңмы, минме — барыбер. Гәҗит чыккан саен безнең бурыч — өченче биткә материаллар әзерләү, — дигән иде шул вакыт спорт киемнәрендәге егет.
Шулай итеп, ишекнең кайсы якка ачылганын күрсәтте дә, азмы-күпме бүлек серләренә төшендерде инде миңа кадәр «дары исе иснәргә өлгергән» хезмәткәр. Хак әйткән икән. Әле мин монда үзеңнең имзаң белән мәкаләләр сырлап кына утырасы дигән идем. Тот капчыгыңны. Колхоз рәисе булып та, бозау караучы булып та язасы икән. Вакыты белән чөгендерен дә «игәргә», кукурузын да «чәчәргә» кирәк.
Яңгыр явамы, буран чыгамы, әнә шул өченче бит көтеп тормый. Иртән йокыдан уята, кичтән искә төшә, төнлә кабыргаңа төртә. Әллә синең гәҗитең бар, әллә юк планга кертелгән авторларга Наис бер хуҗалыкка «сыер саварга» чыгып китә, мин икенче хуҗалыкка «комбайн ремонтларга» барам, барам дип әйтүе генә ансат. Редакциянең машинасы тәгел, самокаты да юк. Ул күпер башына теркелдәсә, мин транспорт юллап сөт заводына тәпилим. Транспорт дигәне — кыш көне трактор чанасы, көзге пычракта — «Беларусь» арбасы. Шулай итеп, ул каядыр сугылып, «буразна сызып» кайтса, мин фәнни нигездә чучкалар «ашатып», «терлек каплатып» кайтам.
Кайтабыз да мәкалә язарга тотынабыз. Тотынабыз дигәч тә... Бер бүлмәдә редакция хезмәткәрләре үзләре генә дә сигез кеше. Һәрберсе берәр тапкыр төчкереп алса да, тавыш дигәне шактыйга җыела. Әледән-әле телефоны чылтырап тора. Алары да өч кисәк. Бер башта урыс, икенче башта татар машинкасы шакылдый. Кергән-чыккан кеше күпме?! Моның өстенә урамда, тәрәзә төбеннән генә кычкырта-кычкырта кырыклап машина уза. Ул да булмый, бәреп үтерердәй булый, бүлмәгә җаваплы секретарь килеп керә: «Кайчан бетә?» Бетерәбез дә бетерүен... Тик газетада чыккан мәкаләләр инде безнеке түгел. Яки ул ферма мөдире, яки инженер, агроном, ветврач, зоотехник, сыер савучы һәм башкалар имзасы белән басыла.
Наисның әле тагын бер койрыгы бар. Ут беткән чакларда сүнсә кабынмый, кабынса сүнми торган электр моторына көйләнгән движогы бар типографиянең. Механик Хәмит абый Газизов аны әйләндерә-әйләндерә дә, кара тиргә батып йөгереп керә:
— Булмый, Наис, әйдә!
Хак әйтә. Наистан башка булмый. Башкаларыбызның «ә» дигәнче тыны бетә, егәре җитми, беләге нечкә.
Болар белән генә бетми әле эш. Язу каралары катмасын, кыш уртасында өф-өф итеп учларыңа өреп утырырлык булмасын дисәң, пичкә ягарлык утыны да кирәк. Ул чагында «Дружба» дигәне дә кемдә генә булды икән. Аркылы пычкы алабыз да, редакция делянкасына урман кисәргә китәбез. Дөрес, инде монысында икәү генә булмыйбыз. Без йөзьяшәр имән төбенә чүгәләп пычкы тартсак, калганнар ботак чаба, чыбык-чабык яндыра.
Урманда эшне бетереп, үзебезнең фатирларга да утын кайтаргач, тагын өченче биткә тотынабыз. Белмәгәннең беләге авыртмый. Миңа борылып караучы юк. Насны әле генә кул көрәштерергә, әле генә йөгерү ярышына, әле генә КВН үткәрергә, әле генә чаңгы ярышларына кодалап киләләр. Әле генә сәхнәгә менеп үзе язган шигырьләрен укуны үтенәләр. Авырыксынмый КПСС членлыгына кандидат Наис Гамбәров. Йөгерә дә, герен дә, штангасын да күтәрә, чаңгысын да тага, шигырен дә укый. Моның өстенә әледән-әле авыл хуҗалыгы әдәбияты белән таныша. Тик брошюралар, белешмәләр белән генә ерак китеп булмасын күптән сизенә иде ул. Бу турыда үз-үзенә дә, миңа да һәрвакыт искәртә килде. Һәм тәвәккәлләде дә Казан дәүләт университетына укырга керде.
Шуннанмы? Аның артыннан дүртенче дистәнең урта сызыгына баскан, мин юләр дә китеп бардым. Бару белән мени? Имтихан дигәне дә, фатир дигәне дә бар әле. Инде Наисның пычагы май өстендә. Татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамларга өлгергән. Күкрәк киереп, атарстан китап нәшриятында редактор вазифасын башкара. Кайда диген әле? Матур әдәбият редакциясендә. Кем белән диген? М. Твен, Э. Хемингуей, О. Генри, А. Куприн, Ф. Купер, М. Галәү («Мохаҗирләр» рус телендә язылган), Ф. Достоевский, әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән СССР язучылар союзы берлеге әгъзасы Рәис Даутов белән бер бүлмәдә утыра. Алдында кайсыдыр бер әдипнең шигырьләр бәйләме. Басарга тапшырганчы редактор аны иләктән иләргә, тутыкларын кырырга, төшеп калган энҗеләрен барларга тиеш.
Инде хәзер әйтергә дә ярыйдыр. Университет укытучылары белән танышлыгы җитәрлек. Алдан Наис йөгерә, арттан мин сөйрәләм. Имтихан саен шулай Мөхәммәт Мәһдиевкә (комиссия рәисе) «нурлы йөземне» күрсәтүче дә ул булды. Авызларына кереп тормадым. Нәрсә сөйләшкәннәрен соңыннан гына белдем:
— Гәҗиттә эшләгәннәрнең барысын да алабыз. Болай да кеше җитми. Унбер кеше урынына җиде генә кеше килгән татар журналистикасына, — дигән мәрхүмкәй.
Читтән торып укучыдан да бай кеше булмыйдыр сессияләр вакытында.Ашханәсенә дә йөрисең, «уд»ларыңны да юып аласың. Соңга таба була аның «ай-ли Гөлҗамаллары, китүләре бик яман»нары. Кунакханә белән дә исәп-хисап ясалмаган. Билетка да акча беткән. Тагын Наис кирәк. Чыраен бозмый. Таба ахирәт. Њзендә булмаса, әҗәткә кереп булса да таба. Шулай да автобуска кадәр озата барышлый, елмаеп кына төрттереп ала:
— Торып укысыгыз нишләр идегез икән сез?
Үткәне булмаган халыкның, киләчәге дә юк. Бу турыда Наис һәрвакыт искәртә килде. Район үзәгенә кайтып музей ачу иде хыялы. Бик күп бусагаларны таптый торгач, теләгенә дә иреште. Кайда кайсы бинада диген?! Элек үзе эшләгән редакция бинасында. Бәхет иде бу аның өчен. Пумаласын да, өтергесен дә, чүкечен дә тотты кулына. Тактасы, алебастры артыннан да, башкасы артыннан да чапты. Ничек итсә итте. Әмма үз дигәненә иреште.
Килегез, күрегез! Ниндиләре генә юк экспонатларның: туган ягыбызның чишмә-суларына, йомран сызгыруларына, сандугач сайрауларына, байгыш кычкыруларына багышланганнары да... Райондашларыбызның тапкырлыгы, батырлыгы, осталыгы, газап-михнәтләре турында сөйли торганнары да... Халкыбызның гореф-гадәтләре, борынгы эш кораллары белән дә очрашырбыз биредә. Кайтмый калганнар, яу кырында башын салганнар турында да искә алыр рузият йорты.
Мөслимдә бөтенләйгә төпләнеп калуда да иде исәбе. Алтын җирдә ятамы соң! Татарстан китап нәшрияты кабат башкалага чакырып алды үзен. Наис сезгә хәрәм диделәр бугай. Итәген соңрак «Казан утлары» тартты. Инде ахирәткә 50 яшь тулды. Юбилеең белән, Наис!
«Авыл утлары»нда шигъри җаныңа ялкын өстәдең, «Казан утлары»нда корыч кебек чыныгуыңны теләп, бергә йөргән сукмакларны сагынып искә алучы.
Риф Габбасов.