Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

Төнге сулар

Наис Гамбәров. Шигырьләр.

(рецензия)

Наис Гамбәровның Казанда яшәгән чакларында вакытлы матбугатта тәнкыйть мәкаләләре белән актив катнашканын хәтерлим. Мин аны, киләчәктә, бәлки, тәнкыйтьче булып китәр дип уйлый идем. Ике-өч ел элек ул туган ягына — Мөслимгә — кайтып урнашты һәм 1988 елның язында Әлмәт язучылар оешмасына үзенең бер көлтә шигырьләрен туплап китергәч, гаҗәпкә калдым. Дөресен әйткәндә, Наисның шигырьләр язганын белми идем. Ул чакта без өлкән шагыйрьләр Г. Афзал, К. Булатова һ.б. кайбер иптәшләр белән җыентыкны җентекләп тикшереп, авторга киңәшләребезне бирдек. Наисның эчкерсез җылы шигырьләренең шактый күп булуы куандырды безне, аңа карата өмет уятты. Әлбәттә, безнең киңәшләрне, тәнкыйть фикерләрен кабул итү-итмәү һәркемнең үз эше. Ә Наис колак салган дияр идем. Шушы көннәрдә безгә китергән җыентыгында элекке шактый гына шигырьнең юклыгы, кайберләренең төзәтелгән-кыскартылган булуы шулай уйларга нигез тудыра.

Наисның романтик рухлы, хис шагыйре икәне беренче шигырьләреннән үк күзгә ташлана. Әсәрләрдә кояш, йолдыз, ай кебек күк җисемнәре; агачлар, чәчәкләр, урман, учак, кия, томан, су, җил кебек конкрет һәм абстракт предмет-төшенчәләр хакимлек итә. Алар автор күңеленә аваздаш, хиссиятенең лейтмотивы булып, шигырьдән шигырьгә күчә баралар һәм үзенчәлекле колорит, яңгыраш тудыралар.

Шагыйрь җаны да бит шулай ук
Тына белми;
алар тартым бераз
Агачларга оя корган кошлар халкына.
Алар да гел — җилләр кочагында
Гел биектә канат кагына.
Шушы шигъри параллельне Наис:
Урман җиле иң беренче булып
Биек агачларга кагыла...

дигән кинаяле юллар белән төгәлли. Аңлашыла, шагыйрьлек миссиясе җиңел миссия түгел. Сайлагансың икән, бу юлда һәртөрле авырлыкларга, сынауларга хәзер булып тор.

Җыентыкта җанга якын, мин уңышлы дип тапкан шигырьләр аз түгел. Аеруча уңышлылары исәбенә Ә. Еникиның «Кыр буйлап кылганнар җөгерә» дигән сүзләрен эпиграф итеп китергән «Кылганнар йөгерә, кылга нар...» дигән шигырен. «... Апрель...», «...Төшеп калдың авыл башында син», «Кавырсын хат», «Төн. Яңгыр. Салкын. Караңгы», «Әнкәйгә» /җыр/, «Әкиятләр эзли идем шашып», «Син бер генә» кебекләрен кертер идем. Бу шигырьләрдә Наисның шагыйрьлеге, сүзнең тәмен-ямен токы, эчтәлек һәм форма берлеге сизелеп тора. Мисалга «Әнкәй» шигырен китерәм. Ул җыр итеп язылган һәм көй сорап тора. Сез аның кушымтасына гына игътибар итегез! Әнисенә мөрәҗәгать итеп, автор:

Чәчләрең ак, — 
Яшьлегеңдә уйнадыңмы әллә
Кылга нардан тәкыя үреп?
Әнкәемнең төсе күз алдымда
Әйтелмәгән васыять кебек.
Әйтелмәгән васыять кебек.

Валлаһи дип әйтәм, композиторлык сәләтем булса, мин, һичшиксез, бу сүзләргә көй язмый түзмәс идем. Никадәр сагыш, күңел җылысы, наз бу гади генә сүзләрдә!

Нәшриятта эшләгән булуына һәм шактый әдәби тәҗрибә туплаган булуына карамастан, Н. Гамбәров һаман эзләнә әле. Хәер, эзләнү — яхшы гадәт. Каныңда кыйсъянчылык шаукымы узмаган, бу җәһәттән ул бунтарь Такташны искә төшерә, ашкынулы-сабыр Туфан лирикасын хәтерләтә. халкыбызның традицион шигыренә мөрәҗәгать итә. Шигырьләрнең үлчәмнәре дә төрле-төрле, аларны бер генә төрле тойгы, уй-кичереш белән укып та булмый. Шунысы белән автор кызыклы да.

Эзләнүләр чорында автор еш кына, салулап, бер чиктән икенчесенә ташлана. Бигрәк тә күңеленә кереп калган кайбер сүзләрне көчләп-көчләп шигырь кысасына иңдерергә тырыша, ота, оттыра. Ләкин минем эчемне пошырганы — кайбер шигырьләрдәге акланмаган озынлык. Тикмәгә генә «Кыскалыкта — осталык» димиләр. Наис тәкъдим иткән 61 лирик шигырьнең унҗидесе — утыз һәм аннан да артыграк юлдан тора. 60 юлдан артканнары да очрый. Мин озын шигырьләрне бөтенләй язмаска дигән фикердә тормыйм. Ләкин тагын бер кат «кыскалыкта — осталык» дип Наисның исенә төшерү зыян итмәс кебек. Шигырьләрне артык катлауландырырга тырышу да уңышка илтми. «...Күкләр биек иде, сулар тонык», «Бәлки», «Инде көз. Сентябрь», «Энекәшкә», «...үткәннәрнең асылмалы, алтын», «Бәбкә саклаучы кызга» кебек шигырьләрдә әйтергә теләгән фикер ярлы, сүзләр күп. Кайберләреннән авторның ни әйтергә теләгәне дә аңлашылып җитми.

Сүзлек запасын неологизмнар, диалекталь сүзләр хисабына баетырга тырышу күркәм күренеш. Н. Гамбәровта да бар моның кайбер үрнәкләре. Мәсәлән, кабырсын, куыз сүзләре. Куыз әдәби телдә авторның табатын кебек сүзләрне кертергә тырышуы белән һич кенә дә килешәсе килми. Шундый сүзләр, ритмик чатаклыклар белән очрашканда:

Пәрәвезләр ага су өстеннән
Таллар муенына сарылып

кебек чын шигъри юллар искә төшә дә, кулъязма җыентыкта шундыйларның күпчелек булуын күреп куанасың. Таланты бар кешедән аларның тагын да күбрәк булуын көтәргә генә түгел, таләп итәргә хакыбыз бар.

Нур Әхмәдиев.

Сайт создан в системе uCoz