Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

Барасы да әле, барасы

Кеше тәкъдире һәм Халык язмышы — шагыйрь Наис Гамбәрнең тулаем иҗаты, аерым алганда яңа гына нәшер ителгән «Көзләрем яфрак коя» дигән китабындагы үрнәкләрнең төп мәсләген шул тәгъбирләр белән бәяләү хак булыр. Бу — аның уе, гаме, ваемы. Әлеге фарызлыкны, мәсьүлиятне үз иңеңә йөкләгән килеш яшәү дәрьясын кичүе ифрат авыр, җаваплы ул. Моның өчен олы бер сәфәргә чыгып, дөньяны әүвәлге дәрвишләр, акыннар күңеле, җаны, иманы белән зиһенеңә туплау, аңлау, күргән-белгәннәреңне юлыңдагы инсаннарга аңлату дәрәҗәсенә ирешү шарт. Моңа исә гыйлем генә җитми, ә бәлки үз йөрәгеңне кеше хисләрен дөрләтеп җибәрердәй учак итә белү дә кирәк. Наис Гамбәрнең иҗат омтылышы, яшәү рәвеше — нәкъ шушындый.
Әйтик, ул болай ди:

Хак Тәгаләм!
Хак сүз!!
Тел иңдер дә Болгар ташларына, —
Баш орыйм бер кабер ташларына, —
Тыңлап торыйм...
Юкса ничә еллар
Сүз табалмыйм сөйли башларыма.
...Кеше гомере
Җирдә мизгел генә,
Халык гомере дә акмый тигез генә, —
Ташка күчә дә җан, 
Сөйли үз телендә
Салсалар да чиркәү нигезләнә.

Мондый әрнүле халәт, рух какшамаслыгы әлеге басманың һәр сәхифәсендә җәйрәп ята.
Тагын:
Ян!.. Яналмый. Ян!
Яналсаң,
Күкрәгем, тик бер кабат,
Мин китәрмен төнгә каршы
Баткан кояшка карап.
Китәрмен дә — гөл итәрмен
Балкып янган күк кебек...
Җитәр кичләр — сискәнерсең
Кызыл шәфәкъне күреп.

Шулай итеп, әгәр дә көндәлек гап-гади мәшәкатьләр, тормыш тү дәвамы, фанилык һәм бакыйлык, юл чыгу, Сабан туйлары, рәшәләр, ат дилбегәсе тотып бару, ел фасылларында күңелнең әле алгысынуы, әле төшенкелеге, аҗаганнар уйнашуы, бал кортлары, Ил-Ватан бөтенлеге — мәҗмугада татар халкының Мәңгелек яшәү мәгънәсе, асыл гореф-гадәтләре бар да бар. Кем әйткәндәй, барына шөкер итү дә — югын булдыру өмете, зарурлыгы.
Һәрбер халык,
Иле булса — Алла,
Теле булса гына пәйгамбәр...
Миллиончы булып имза куям:
«Татарстаным — бар!
Н. Гамбәр».

Бер карасаң, адәми зат исән-сау, тере чагында һәрвакыт үзе тойган, белгән, аңлаган мизгелдә яшәргә тиеш кебек. Тик бөҗәктән алып йолдыз гомере дә шундый гына бит. Ә шагыйрьгә вакыт белән ара гына җитми. Ул гизә: әллә йөзә, әллә йөри, әллә оча.
Шундый уйлар белән чыгып киләм
Чәчәкләрнең каберлегеннән;
Аһ, яшәгән саен бу
Тормыш
Газаплырак...
Кадерле генә!

Шагыйрьләрне әйтеп бетереп булмый. Әни нәсыйхәтен, әти васыятен соң сулышыңда гына тәмам аңышып өлгергәнең шикелле. Шагыйрьләрне дә фәкать бер аңлау җитә.
Бервакытта дусны бирмәм ятка,
Дошманны дус итмәм берчакта.

Пәйгамбәр сүзләре түгел. Гамбәр сүзе. Шул яшәтә, шул алга әйди.
Әхәт Гаффар. «Идел».

Сайт создан в системе uCoz