Сентябрь малае
Авылга шагыйрь килгән!
Парижданмы әллә? Юк ла, Казанның үзеннән. Әтәчләре татарча кычкырып таңны уяткан, зәңгәр кое сиртмәләре татарча шыгырдап су тарткан, җәйге чишмәләре милли көйгә челтерәп, сандугач сайрауларына кушылган гадәти генә авыл... Мөслим ягының Үрәзмәт мәктәбе гөр килә. Күтәренке рухлы алтмышынчы елларның тере гәүдәләнеше булып шагыйрьнең авылга торырга килүе күпләрне гәҗәпкә калдыргандыр ул чакта.
Байроннарча, күлмәгенең ак якасын өскә каратып кигән Рәдиф Гатауллин, башын артка ташлабрак, эре бөдрә чәчләрен кыю селкеп, укучыларга шигырь сөйли. Гаҗәп бит, үзе укытучы, үзе шагыйрь...
Сары яфракларын куып йөрткән сентябрь җиле яңа хәбәрне авыл буйлап тарата.
Рәдиф Гатауллинга әсир калып авызы ачылган Үрәзмәт малайлары, бераздан аңга килеп, үз горурлыгына кайталар.
— Беднең үдебеднең дә шагыйребед бар. Дөлфәт Маликов! — дип җиффәрәләр. Такташның зәңгәр күзләрен Тәңре мирас иткән Зөлфәт исә каһәр суккан шөпшә чыгу аркасында мәктәпкә килә алмаган, шешенке чыраен ватык көзге каршында су белән чылатып өендә ята.
Дәрестән соң малайлар аның өенә йөгерәләр.
— Нишләп ятасың! Укытучы булып шагыйрь абый килде. Рәдиф Гатауллин.
— Ишеткәнем юк андый бердәнбер шагыйрьне, — дигән була Зөлфәт.
— Тор әйдә, киттек мәктәпкә, — дип, нык каты кул Зөлфәтне урыныннан торгыза. Бусы — Наис Гамбәров.
Әнә шулай шигърият җене алып килгән бер кеше аркасында Үрәзмәт мәктәбе лицейга әверелә, бөтенесе дә котырынып яза, рәсем ясарга тотына. Һавага илһам нуры тарала. Әдәбият «чире» авыл кешеләренә дә йога. Хәтта көтүче Хираҗ да: «Тулстуй малаҗис, «Әннә Кәрининә»се үде бер роман бит аның», — дип, язучыларны үз күзе белән күрергә теләп, Мөслим белән Казан арасын бер итеп йөри башлый. Үзен яраттыра һәм әсәрләргә турыдан-туры Хираҗ исеме белән килеп керә.
Әнә шул чорда Наис Гамбәров беренче шигырьләрен язып укытучысына күрсәтә, өметле каләмен тибрәтергә фатиха ала.
Мөслимгә килгән Хәсән Туфан аның шакмаклы дәфтәр битенә утыртма хәрефләр белән тезеп язган шигырьләренә яшел каралы ручкасы белән тамга куеп, матур бәя бирә.
Сөрән салып узды киек казлар...
Көзге кичләр иңерәп куя;
— Сентябрь малае эзенә
Сентябрь яфраклар коя.
Наис Гамбәров белән без университетта укыганда бер бүлмәдә тордык. Ничектер ул кешегә сиздермичә генә яза иде шикелле. Штанга түгәрәгенә йөри. Сакал-мыектан, таза, калку күкрәкле. Ќитмешенче еллар башында сакал үстерү шактый мәшәкатьләр тудыра иде. Маркс, Ленинның да сакалы булган, дип кенә котыла алмыйсың. Бөтен кешене кирпеч кебек бертөсле итәргә җыенган коммунистик афәт сакал өчен налог кына салмый иде. Никадәр кыен булса да, Наис Гамбәров кыяфәте белән дә күңеле белән дә үзенчә калды. Шигъриятнең үз ярларына төшеп, кеше җаны һәм табигать тирбәнешләрен тамчыларга сыйдыра алган мәлен көттеме, нигәдер, язганнарын чыгарырга ашыкмады.
Еллар үтә торды.
Көтелмәгән язмыш җиле аны шаулы Казаннан ераккарак алып китте, зәңгәр күген җуйган хыялы сыгылып тар кысаларга сыя алмыйча бәргәләнгәндә шагыйрь төшенкелеккә бирелгәндер:
Поезд киткән инде... юллар ябык, —
Алда яна кызыл семафор.
Әмма караңгы хәятендә чагылып кына киткән бер кыерчык күкнең зәңгәр илаһилыгы җанына дәрт биреп, иңеп кысып торган салкын сулышлы диварларны киереп, яшәү даулап, өмет ишеген йодрыгы белән төя башлаган икән — бу халәт бүтән ритмдагы шигырь юллары булып чәчрәп чыга:
Барыбер,
Барыбер,
Барыбер
Бу дөньяда
Караңгыдан якты күбрәк!
Бөтен ил зинданга әйләнгән кырыс елларда, Ышаныч күзенә карап, «Бәхет бар ул! Бар ул! Бар ул!» — дип әрнеп кычкырган өлкән шагыйрь кебек...
Яңадан туган җир җылысына кайтып сәҗдә кылу... Бәрәкәтле Мөслим ягының тел коелары аңа көч-куәт бирә, моңга бай үзән-елгалары, урман-таулары самими сурәт булып күңелендә уяна башлый. Әкренләп шигърият тереләнә, сагыш-үкенүләр томаны аша сулкылдап, чишмә кебек бәреп чыгар сәгатен көтеп җанны ашыктыра, үткән белән бүгенгене тоташтыручы Салават күпере кабына.
Шагыйрьне туган ягында күрергә кирәк. Үз хаятендә чын асылын тояр өчен. Узган ел, кояшлы март аенда без Наис Гамбәров белән Мөслимдә күрештек. Ул борынгылык белән җенләнеп йөри иде. Музей оештырган. Чабагачлар, булат кылычлар, хаситәләр, патша самавырлары, сөлгеләр, мамонт тешләре — кыскасы, ни генә юк. Һәр әйбердән шигърият аңкый. Шул төбәктәге халыкның хәтере, тарихы, уй-хыялы, осталыгы әнә шул бакый әйберләр затлылыгына нәкыш булып чигелгән. Бүтән төбәкләргә үрнәк булырлык бу музейны — хәтер йортын тантаналы ачуга кадәр түзә алмыйча Наис Гамбәров яшьлеге үткән Казанга ашыкты. Бик күп сәләтләрне сындырып сынаган Казан кабул итәрме? Ул бит бу юлы шигырьләрен дөньяга күрсәтергә дигән ныклы уй белән килә. Шигърият хәленә керә белүчеләр сирәк булса да калган икән шул әле... Наисның сакалына да сүз әйтмиләр. Хәтта Алласын яшьлегендә җуйган, шәригать кушканча түгәрәк сакал-мыек йөртүдән мәхрүм картлар да бәйләнмиләр үзенә...
Инде беренче җыентык чыгарырга бәлки соңрактыр? Хәер, чын шигырьләр соңара димени. Нинди хәлләрдә дә шигъриятеңне җуймау егетлек түгелмени! Наис Гамбәров бәлки үзенең беренче остазы Рәдиф Гатауллинның «Ирләр булыйк!» дигән тәгъбирен онытмыйча, җан көзгесе итеп саклагандыр.
Самими студент чакның шаулы мәҗлесләрендә Наис гел шушы шигырен — «Сентябрь малае»н укый иде. Артык хискә бирелүдәнме, шигырьнең соңгы юлларын тәмләп йотып җибәрә, ничә тапкырлар тыңлап та мин ул шигырьне тулаем аңлап бетерә алмый идем.
Ниһаять, егерме елдан соң, бу шигырьне азагына чаклы уку бәхетенә ирештем.
Карт тупыллар уфылдап куя;
Сары күбәләкләр куна иңнәремә —
Сентябрь малае эзенә
Сентябрь яфраклар коя...
Алдымда Наис Гамбәровның быел басылып чыккан «Баш очымда — кояш» исемле китабы.
Укучым, күңелендә «хираҗлык» бар икән, учыңа ал бу китапны, сагышларыңа дәва алырсың. Ошаган сәмави юлларны пышылдап кына дога итеп укы...
Наис Гамбәров... Андый шагыйрьне белмим дип шаяртмас инде бу юлы Зөлфәт, чөнки китапка баш сүзне ул үзе язган. Киресенчә, җитдиләнеп китәр дә, Үрәзмәт мәктәбенең шагыйрь-укытучы алып килгән алтын чоры турында мавыгып сөйли башлар. Сентябрь учагы янына җыела алу бәхет түгелмени, сентябрь малайлары!
Марсель Гали.