Уйный йөрәк...
Шушы җирдә инде ярты гасыр гомер итүче Наис Гамбәр хакында минем тәгаен хөкем-фикерем бар, әлбәттә. Булмыйча соң! Беренчедән, ул — минем якташ. Бер үк мәктәптә унберне йомгаклап чыктык. Яшерен-батырын гына язган тәүге шигырьләребезне бер-беребезгә укыдык. Бер-беребезне: «Һа! Син — бөек!» — дип макташтык.
1992 елда Наиснең «Баш очымда — Кояш» исемле китабы чыкты. Андагы шигырьләрнең кайберләрен без көндәлек матбугатта укый килгән идек инде. Яратып, рәхәтләнеп укыдык. Инде менә аның күңел дәфтәре — җан серләре тупланмасы безнең кулда. Кайсы яклары белән кызыктыра соң безне Наиснең шигырьләре? Әлбәттә, һәр сүздән бөркелеп торган ихласлык белән.
Ул шигырьләрдәге манзаралар, шәхесләр, сөйгән ярларның толым җылысы, кыланмышлар, урман шавы, яландагы үләннәрне назлы гына сыйпап узган кичке җил назы — һәммәсе дә миңа бик яхшы таныш. Әйткәнемчә, без — якташлар.
Әдәбият өлкәсендә галим кешеләр, гадәттәгечә, төгәл, бәхәссез һәм... коры шигырьләр яза. Һәм үзен хаклы саный. Наис тә әдәбият галиме. Әмма аның фәнни юнәлештәге язмаларын укыганда үзеңне, купшы сүз өчен әйтүем түгел, шигъри язма укыгандай хис итәсең.
Ул сурәтләгән шәхесләрне, мөгаен, хәтерлисездер: Хәсән Туфан, Равил Фәйзуллин, Рәис Даутов, Гәрәй Рәхим, Мөдәррис Әгъләм, Фәрит Гыйльми, Мөсәгыйт Xәбибуллин һәм бүтән күренекле затларыбыз.
Наис элегрәк яшәп килгән традицияне — язманың башында авторны мактап, ахырында кимчелекләр хакында әйтүне, исем санауны өнәми. Үзе ихлас шагыйрь буларак, ул иҗат процессын бик яхшы белә һәм курыкмыйча тирәнгә чума. Һәм, сүз дә юк, энҗене тирәнгә, озакка чума белүчеләр генә таба...
...Шигырь дигәнең һәркем өчен дә дип язылмый. Яшь чакта кызлар белән хат язышканда болай дип конверт тышына яза идек: «Яратсаң — укып бак, яратмасаң — утка як!»
Шигырьгә карата мөнәсәбәт тә нәкъ шундый ук. Һәм бу ифрат табигый дә.
Наиснең шигырьләре арасында мин үз күңелемдә йөрткән шигырьләр байтак. (Үземнең хакта да ул күңел юатырдай сүзләрне аз әйтмәде.) Хәтта мин аның бер шигырендәге юлны эпиграф итеп алып, аерым шигырь дә яздым:
Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер —
Безнең бәхет бары Мөслимдәдер!
Шулай, Наис, Ык көтә безне... Аның тыгыз, йөгерек агымы көтә... Шулай көткәндә йөрәкне уйната торган хис шигырь дип атала түгелме соң? Шигырь — йөрәк уйнаганның җимеше ул.
Зөлфәт.