Читләрдә зимагур йөреп, туган авылына кайткан агайның үз авылдашлары арасында яши-яши кайчакларда үзенә үзе кул салырга уйлавы, «катле нәфес» булыр хәлгә төшеп, бәргәләнүе кырык юллык шигырьгә сыйган фаҗигале романны тәшкил итә. Кырык юллык бер шигырь кешенең кырык еллык катлаулы тормышын сөйләп бирә.
«Зимагур» дигәч тә, эшсез каңгырап йөрүче сукбай түгел ул, моннан кырык еллар чамасы әүвәл Кузбасска-шахтага киткән, шул шахтада күмер чапкан, шунда гаилә корган. Еллар узып, ватанын, авылдашларын, үсмерлегендә утын кискән урманнарын юксынып, җирсеп, туган авылында картлык көнен уздырырга һәм якташлары арасында яшәп, шул туфракта, ата бабалары яткан зиратта гүр иясе булырга кайткан кеше ул.
Татар халкының үлемсез моңлы җыры «Шахта»ны әнә шундый ир-җегетләр чыгаргандыр, мөгаен. Сугышка киткәндәгедәй сагышлы, моңлы җыр ул «Шахта» көе. Әллә кайта, әллә кайтмый... Әмма җегет китәргә мәҗбүр, чөнки авылда халык бушка эшли, мал асрарга иркенлек юк, хезмәт көненә йөз грамм арыштан башка, бер тиен акча бирмиләр, салым өстенә салым, бөтен йортын, самавыр-түшәген сатканда да йөз сум акча җыя алмастай фәкыйрьләрне ирексезләп җидешәр-сигезәр йөз сум заемга яздырдылар. Паспортсыз (хокуксыз) яшәүче, калхуз җитәкчеләренең чыбыркысы астында иза чигүче татар кешеләренең кайсылары — Урта Азиягә, кайсысы — Донбасска, Кузбасс шахталарына чыгып китәргә мәҗбүр иде. Байтагы шунда күмер чыгарганда басылып калды, кайсысы гарипләнеп кайтты, күбесе украин, урыс хатыннарына өйләнеп калып, мәңгегә токымын югалтты. Әнә шулай итеп, милләтнең иң таза, иң гайрәтле ир-җегетләре татар халкы өчен юкка чыкты. Сугышта, чит-ят җирләрдә, шахталарда үлеп калган, гарипләнгән ирләрнең булачак хатыннары җегетсез, ирсез калып, торф чыгарырга, урман кисәргә, туку эшләренә, төзелешләргә китеп, башка милләтләргә килен булды, кияү тапмаганнары да, нишләргә белмәгәннән, кайсы бозылып, кайсы гомерлеккә кияүгә чыкмыйча тол кыз булып калды. Наис Гамбәрнең «Качак» шигырьләрендәге каһарман шул чорның вәкиле. Ләкин алда санаганнардан шактый нык аерылып торганы. Ул да шахтага киткән, күмер чапкан, гүзәл кызга өйләнгән, басылып та калмаган, гарипләнмәгән дә, бар ягы җитеш кебек, ул бары тик калган гомерен туган авылында уздырырга тырыша. Кузбасста ул бәхетсез булмаган, ләкин ул бәхетнең бер кыры китек: каһарман туган ягын сагынган, җирсегән, һәм аны туган туфрагы тартып кайтарган. Гаиләсе таркалып япа-ялгыз калгач, «җилкәнсез көймәгә» әверелгәч, ул авылына кайтып егыла. Аның китек бәхете түгәрәкләнгән булырга тиеш иде. Ләкин ул башын бәрә-бәрә җылый, ул бәхетсез кешегә әверелгән. Монда кайтмаган булса, китек булса да аның бәхете булыр иде. Ул, бәхет эзләп, туган ягыннан качып киткәндәй киткән. Озак еллардан соң гомер уздырган җирләрдән дә, качып киткәндәй, туган ягына кайткан, һәм ул «туган җирендә качак»ка әверелгән.
Ни өчен бәргәләнә соң әсәр каһарманы? Шагыйрь моны тәфсилләп аңлатырга алынмый. Укучы үзенең тормыш тәҗрибәсе, шеткән-күргәннәре аша шигырьнең әйтеп бетерелмәгән фаҗигасен тояр һәм аңлар.
Елады агай, маңгаен Өстәлгә бәрә-бәрә. Кайткан ул... — Җилкәнсез көймә Ярларга бәргәләнә.
Олы драма яки роман язарлык фаҗига, халык фаҗигасе бер шигырьгә сыйган. Татар кешесе ватанында гомергә ятим, килмешәк булып яши түгелме?
«Халык язмышы», дидем. Тукымасына халык язмышын сырган әсәр ул — чын сәнгать әсәре. Халкыбыз язмышы гел бәйрәмнәрдән генә тормаган, шагыйрь дә шул язмышның бер күзәнәге. Наис Гамбәрнең «Соңгы чабыш» шигыре бик кыска, әмма ул да һәр күзәнәге белән халык язмышы турында сөйли. Заманында баш бирмәгән асау айгыр, бәйгеләрдә ал бирмәгән ярсу чаптар, ятлар кулына калгач, кыйнаулардан гарипләнә һәм соңгы узышта янып үлә, «телен аркылыга тешләп» җиргә ава.
Мин бу китаптагы шигырьләрне ике канатка аерып укыдым. Беренчесе, әнә шул җирсү, ватан, халыкның әче язмышы турындагы сагышлы әсәрләр. Икенчесе, мәхәббәт сагышы тулы шигырьләр. Бу ике канатны берләштергән нәрсә — уртак сагыш. «И, мәхәббәт! Шөкер, миндә дә бар синнән алган шушы бер яраң», — ди шагыйрь, һәм ул мәхәббәт шигырендә дә сагышлы, юшкынлы, җәрәхәтле мәхәббәт турында яза. Наис Гамбәрнең шигъри каһарманы гашыйк булудан, мәхәббәттән һәрвакыт сызланулы ләззәт ала, тормышка ашмас яки югалган мәхәббәте өчен үзен тулысы белән корбан итә алуы белән горурлана да кебек.
Каршыларсың аннан пар атларны, Чыгып басарсың да болдырга; Мин торырмын тагын әзер булып Табаныңда туфрак булырга.
Шунысы игътибарга лаек, сызланулы «бәхетсез мәхәббәт» каһарманны усалландырмаган, сөйгәненә карата үчлекле булырга өндәмәгән, ул әнә шул «бәхетсез мәхәббәт» бәхетле кебек күренә, нәтиҗәсез мәхәббәтенең кайгысы шигъри каһарманның үзенә генә төшә, башкалар аннан зыян күрми. Ул үз фаҗигасе турында лаф ормый, сабыр гына үзе сызлана. Бу да — фидаилек.
... Борылдың да киттең коридорда, Бары көлү тавышы ишетелде; Нәрсә зеңгелдәде? Кайда? Ничек? — Коелып төшкән булсын, рәнҗи алмыйм, Үткән эшкә, диләр, салават; Вакыт — табиб, үтә тора көннәр — Син калдырган җөйне дәвалап.«Мәхәббәт шагыйре, мәхәббәт лирикасы» дигән гыйбарәләрне без еш кулланабыз һәм аерым бер шагыйрьләргә шул «мөһерне» сугып та куйгалыйбыз, янәсе, ул мәхәббәт турында гына яза. Гүзәллеккә мәхәббәте, яманлыкка нәфрәте булмаса, шагыйрь дә шагыйрь, шигырь дә — шигырь була алмый. Һәр шагыйрьне шартлы рәвештә «Мәхәббәт шагыйре» дип атап була. Коммунизмга, партиягә, Ленинга булган мәхәббәте турында җырлаган язучылар да бар, Ватанына, ата-анасына, Аллаһка, Пәйгамбәребезгә мәхәббәте булганнар да шактый.
Тукайны, Такташны, Туфаннарны без бәхәссез рәвештә «мәхәббәт шагыйрьләре» дибез. Сибгат Хәким мәхәббәт шагыйре түгелмени? Һичшиксез, ул — мәхәббәт шагыйре. Аның Ватанга, ата-анасына, халкына булган мәхәббәте тәфсилләп шомартылган алмазлар кебек балкып яна.
Наис Гамбәрне мин Сибгат Хәкимнең дәвамчысы дияр идем. Аларның иҗатында уртаклылык шактый. Сибгат Хәким «трибунлыкка» омтылмады. Сәхнәгә чыгып, йодрык селки-селки, кычкырып торып шигырь укырга атлыгып тормады. Наис тә әнә шулай тыйнак кына иҗат итә. Аның сагышлы шигырьләрен трибунадан түгел, ялгызы гына, «Наис Гамбәр шигърияте» белән бергә-бер калгач укырга кирәктер, музыканы да әнә шулай ялгызлыкта тыңласаң, тәэсирлелек яңгырый бит.
Шушы кечкенә язмамда мин шагыйрь Наис Гамбәр иҗатының тагын бер аерым үзенчәлеклеге турында искәртмәкче буламын. Тирәнрәк итеп, тәфсилле итеп, Наис иҗаты турында шигырь белгечләре, тәнкыйтьчеләр язар, иншалла, ә мин үз тәэссоратымны сөйлим: шагыйрьнең саран иҗаты ассоциацияләргә бик бай.
«Кыр казы үткән юллардан үксү кала сибелеп», (101 бит).
«Кабер — уртак безнең, җаныбыз гына — ерак...», (100 бит).
«Янган утка карап песи ята тезгә салган мендәр өстендә», (62 бит).
«Чикләвекләр кысыр быел, — төшләрен алды яшен», (91 бит).
«... чыгып киләм чәчәкләрнең каберлегеннән», (73 бит), кебек көтелмәгән чагыштырулар шигырьдәге каһарман хисләренең кардиограммасын тәшкил итә.
Дәрдемәндтә, япон шигырендә, Мандельштам әсәрләрендәгедәй шигъри ассоциатив образлар барлыкка килә.
Төнге сулар ага, төнге сулар... Көзге сулар шундый моңсулар, — Таллар боек, түбән иелгәннәр, Инде сап-сарыдан киенгәннәр. Төнге сулар ага, төнге сулар... Очып узды казлар — канатлары Ак җилкәннәр кебек тартылган; Кавырсыннар сибелеп кала җиргә, сибелеп кала Күтәрелгән казлар артыннан Бер көн шулай көл булырмын, бәлкем, — Көлгә кала шәмдәй бүрәнәләр. Җиргә ятты озын күләгәләр. Яна, яна китеп бара һәркем.
Шигырьләрдән аерып алынган әлеге юлларның һәрберсе мөстәкыйль әсәр буларак та яши алалар. Бу — чын Поэзия. Әйтик, Наиснең «Өркәч-өркәч кар көртләре» шигыре менә болай тәмамлана:
Кызыл төлке... Төлке чабып үтте Алан аша... Әллә яшенме? Ак бураннар итәгенә сөртәм, Итәгенә бозлы яшемне.
Шагыйрь Наис Гамбәрнең әле яңа гына «табадан төшкән» «Көзләрем яфрак коя» исемле китабы (Татарстан китап нәшрияте, 2001) шигырь сөючеләрнең китап киштәләрендә үзенә лаек урынын алыр, дип уйлыйм.
Рабит Батулла.