Тагын төшкә кердең... Басу буйлап Камыл ярып килә идең син, Оч син, әйдә, очар чакларыңда, Ике кулың — ике канатың; Биеклектән хәят киңрәк ачыла, — Биек очыш телим, канәтем! Ә мин инде, күпме талпынсам да, Синең арттан чабып җитәлмам; Яшь тайларга карап соклансам да Камыл-кырдан ары киталмам. Очу миңа насыйп булмас инде, Каерылган ике канатым; Мин аларны синдәй яшь чагымда Камыллырда чабып канаттым (Җиргә баскан саен, эзләремә Сулык-сулык килеп кан акты).