Авылда — көз... Дөнья сулып калган. Кошлар — китә... Бу бер төш кебек. Ятам кырда — очып барган җирдән Егылып төшкән бала кош кебек. Уйга талып, таулар үткелендә Асылынып торды күк болыт; Тынып калды урман... Кырлар тынды — Кошлар очты ул көн күк тулып. Бөтерелеп, бәргәләнеп алар Уралдылар кырлар түреннән; (Илаһи моң — кошлар өне иңә Бар хәяткә, күкләр төбеннән). Саргылт моңнар — ерак атауларда, Җете алтын — агач башлары... (Мин нигәдер кошлар киткән саен Моңсулырак була башладым). Нилектән бу? Нинди бу сискәнү? — Җанда үкси киткән кош өне. Көзләр керер-кермәс үксеп ятам, Нишләрмен соң ялгыз, кыш көне. Китәрелдә кошлар иле белән, Кубарылды кошлар ил белән. Яфраклар тама шыбыр-шыбыр Кошлар очып үткән җил белән.