Төлке уйный торган орлар бар. Халык жыры. Чалгылар тагын чормага Эленде. Кибәннәрнең Итәген җилләр тарый. Умартачы Мирхәйдәр карт Шул якка карый-карый Уйланып тора. Уеның Исәбе-хисабы юк: "—Төлкеләр уйный, ах, мут, Күзләрендә—кызыл ут! Димәк ки, еллар алга да Киекле, кошлы булыр. Чүннек эчендә тәпәннәр Бал белән тулып торыр". ... Кибәннәр кипте. Мирхәйдәр Инде күптән "тегендә". Кызыл төлке уйнап йөри Шәра кырлар түрендә.