Кабатлана...
"Кояш калка да бата, аннан яңадан
калыккан урынына ашыга."
"Барлык елга-сулар диңгезгә коя, әмма
диңгез тулып ташымый; сулар кабат
башланган җирләренә әйләнеп кайта,
яңадан инеш-елга булып ага башлый".
Тәүрат. Екклесиаст, яки Вәгазьче
китабы, 5 һәм 7 аятьләр.
Үзәннәрдә атлар йөри утлап.
Тояк эзләрендә мүк сулары;
Шатланырга иде, моңсуладым.
Еллар үрә ялларымны, чуклап.
Бер көн шулай көл булырмын, бәлкем, —
Көлгә кала шәмдәй бүрәнәләр.
Җиргә ятты озын күләгәләр.
Яна, яна китеп бара һәркем.
Исән чакта аны онытасым юк:
Күзләрендә очкын уйный иде, —
Матурлыкны кочып туймый идем.
Хак тәгаләм! Мәңге онытасым юк.
Ян капканы ачып керермен дә... —
Уйга калып, ялгыз тезләнермен:
Күрмәсеннәр — йомам күзләремне. —
Резедалар үсә каберендә.
Яшәүдән соң яшәү бармы? Бардыр...
Кичтән бата Кояш, иртән — калка.
Баш очымда яна алтын алка.
Коела орлык... Шытып чыга барыбер.