Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

Шагыйрь абыема

И, бу гомер дигәнең, искән җилдәй шундый тиз уза — шагыйрь Наис Гамбәр белән танышуыма бу җәйдә 25 ел тулган икән инде. Моннан нәкъ чирек гасыр элек, мине, КДУның 1 курс студентын, «Татарстан яшьләре» газетасына җәйге практика үтәргә җибәрделәр. Пропаганда һәм агитация бүлеге ишеген кыяр-кыймас кына ачам. Түрдә киң җилкәле, таза, нык бәдәнле, һәм — минем өчен иң сәере — шомырттай кара сакаллы бер ир-егет утыра иде. Наис Гамбәр менә шул иде... Безнең шушы танышуыбызның бүген ихлас дуслыкка әйләнәсен ул чакта кем уйлаган! Бүген күңел, зиһен дөньямның кемнәрдәндер баерак булуын мин чакта биргән дәресләрдән дә күрәм. Фикер йөрткәндә дә, җөмлә (иң катлаулы, фикри җөмлә Наис абый гына, аның инанган бер фикере бар — катлаулы, ихлас фикерләрне катлаулы җөмләләр аша гына әйтеп бирергә мөмкин. Бу — аның кредосы), сюжет төзегәндә дә.

Аннары мин аның шигърияте белән таныштым. Еллар үтеп, тормыш-көнкүрешебез дә бер гомер елгасыннан ага башлагач шуны аңладым — Наис абыйның шигырьләре белән тормыш юлы тәңгәл килә икән. Алар иң элек, саф... тирән мәгънәле һәм үтә катлаулы. Күбәләкләр куган сабыйның карурманга кереп адашуы кебек шигырьләре башта куандыра, аннары аларны кабат укыган саен фикерләр җитдирәк төс ала бара. Күренекле шагыйрь тормышта да шулай — ул һәркемгә ярдәмчел һәм таләпчән. Шигырендәге кебек:

Әзер сиңа, — көткән кунагым син! —
Якты чырай, кара икмәгем:
Офтанма да, шикләнмә дә, дустым,
Авыр чакта чит-ят итмәмен.

Шагыйрьнең тормышы шигырьләре белән тәңгәл, үрелеп бара, дигән идем. Ихлас, бу — шулай. Ул дустының фатирында — тәртип, Идел-йортта иминлек булуын да бертигез күрә, шуны тели. Шигърияттә талантлылар хаким итәргә тиешлеген көннән-көн, елдан-ел үз иҗаты аша раслый; шушы ике яссылыкта — тормыш һәм шигырьдәге гомериятне аңлы рәвештә матур, озан толымнарга үрә килә.

Көнкүрештә ачык күңелле, бик юмарт, иҗатында, киресенчә, шигырь юлларына затлы, тирән, фәлсәфи сүзләрне үтә сараннарга хас рәвештә сайлап, белеп кенә төзүче шагыйрь абыема иҗат уңышлары, сәламәтлек телим.

Ирек Нигъмәти.

Сайт создан в системе uCoz