Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

Наис Гамбәргә

Мөдәррис Әгъләм

Бер казанга җыелдык без Казанда!..
Наис Гамбәр сүзләре.

Чыгып киттек төрле төбәкләрдән,
Чыгып киттек тамган бал кебек;
Ә күңелләр шундый чиста иде,
Чиста иде аерткан бал кебек.
Чит мохитта, көннәрдән бер көндә
Иснәштек без Казан төтенендә;
Бу тирәлек азмы мәтәштерде
Калдырырга теләп эт көнендә.
Әвәләргә теләп мәтәштерде
Казан урамының тузанына;
Байтак ярдәм итте тирәлеккә
Үзебезнең татар кызлары да.
Алар әле безнең шигырьләрдән
Көлү белән генә чикләнмәде;
Кайбер зәхәрләре таш пулатка
Илтеп тыгудан да чирканмады.
Бер фатирдан күчеп бер фатирга,
Бер хатыннан күчеп бер хатынга
Үзебезне саклап кала алдык,
Шигырь язып туган тел хакында.
Ил чакыра, әгәр суың булса,
Ил кайтара — ашар ашы булса, —
Җырлар җырың булса...
Яшәү күңелең — янәшәңдә
Аркаланыр аркадашың булса.
Күбәйтергә мөмкин бик азны да,
Чәчеп-сибеп була бик күбен дә;
Этләр иснәшкән күк иснәшкәнбез
Әле ярый Казан төпкелендә.
Әллә фәрештәнең «Амин!» дигән
Мизгелләре туры килде микән?
Хозыр Ильяс булып, Хәсән Туфан
Арабызга килеп керде микән?
Әллә дә юк,
Икән-микән дә юк, —
Без — бер катлам.
Без — бал!..
Кәрәз-кәрәз!..
Бөтен хикмәт шунда, Наис туган!
Дөрес якка ачык безнең тәрәз.
Кояш баеган күк баедык без,
Илле яшьлек байлар — без батмадык.
Таң ату һәм Кояш чыгу дигән
Төшенчәнең асылын югалтмадык.
Очсызлыкны очсыз диеп белдек,
Дөрес тамга салдык кыйммәтенә;
Хак пәйгамберебез — Мөхәммәт тә
Табынган бит шигырь өммәтенә.
Ул күргәнне без күрмәдек, әйе;
Ул күрмәгән безләр күргән кадәр.
Ходай бергә аңа иңдергән күк,
Китап иңдермәде — Коръән кадәр...
Ә шулай да безне рәнҗетмәде,
Бик сак икән Ходай,
Бик сак икән;
Шул Коръән дә әйткән фикерләргә
Бу юлларны якынайтсак икән.
Ике арада без.
Без — илчеләр...
Тугры илче була алсак икән.
Вәхи алган пәйгамбәре кебек
Шигъри сүзне җиткералсак икән.
Без Мөхәммәт кебек булалмадык.
Кулдан килалмады сәүдәгәрлек.
Хәер!
Күпмесе, әнә, пәйгамбәрлек
Дәгъва итә бүген җүләрләнеп.
Күздән тонган... Берсен-берсе атып
Үзләреннән нәрсә калыралар?
Татар зиаратын ярып үткән
Мәрмәр таштан кара баганалар.
Әле кайчан гына
Өйдән чыгып киткән идек, өйдән генә...
Тән дә,
Җан да,
Аң да бүген менә —
Җөйдән генә тора,
Җөйдән генә...
Бездән калган ярлар сөенсеннәр
Ярсызларга да бер ярасыннар.
Милләт үзе саклап бара безне,
Инде хәзер тиеп карасыннар.
Хәтереңдәме?
Әле күз алдында
Әткәй кулындагы каеш, туган?
Нәкъ шул каеш булып ялтырасын,
Милләт матбугаты, Наис туган!
Бөек, дустым!
Без — бал,
Кәрәз — кәрәз...
Дөрес якка ачык безнең тәрәз,
Дөрес якка!

1998, 22 апрель, Тукай клубы.

Сайт создан в системе uCoz