Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

Наис әфәнде Гамбәргә бер багышлау

22 април, 1998 сәнә.
Мин Иделнең бирге ягыннан,
Син Иделнең аргы ягыннан.
Киң Иделдән көч һәм дәрт алып
Үскән идек малай чагыннан.
Идел буйлап килдек Казанга,
«Идел» альманахын гөрләттек.
«Идел» лагерында ял итеп
Таңнарында учак дөрләттек.
Бер иртәдә баттык Иделгә
Төн үтешли кайтып килгәндә.
Көймә тулы иде яшь әдип,
Капландык шул — җиттек дигәндә.
Көләрсең дә моңа, җыларсың!
Иртә таңнан болар йөзәләр!
Киемнәр дә нишләп салынмаган?
Нишләп болар дәрья гизәләр?
Озак йөзгәч ярга җитәалдык,
Ярга чыгып бик тиз уталдык.
Йоклаганда күпләр онтылып,
Сәяхәттән кайтып туктадык.
Әнә шулар гел-гел яктырып
Искә төшә Наис дигәндә.
Гүя һаман Идел кичәбез —
Гүя һаман әле көймәдә!
Һәм бер җыр килә минем күңелгә
Яктыргандай яшьлек таңыбыз:
Су өстендә дулкын ничек —
Безнең шундый чагыбыз!
Су өстендә дулкын ничек —
Безнең шундый чагыбыз!

Мансур Вәли.

Сайт создан в системе uCoz