Шагыйрь Наис Гамбәргә дә 55 яшь тулган икән инде. Ир-ат гомере өчен 55 яшь — егет чак, башка акыл бүреге кигән вакыт. Ә шагыйрь өчен 55 яшь — ил гамен аңлап, сүз тәмен тоеп иҗат итү чоры ул. Наис Гамбәр нәкъ менә шундый яшьтәге шагыйрь. Һәр шигырен үзенең дәрәҗәсен, әйтер сүзенең күәтен, җиткерәсе фикеренең зурлыгын белеп иҗат итә ул. Аның үз шигырьләрен сәхнәләрдә, иҗат кичәләрендә укуын бик сирәк күрерсең. Тыйнаклыгыннан гына тәгел. Хикмәт — шигырьләрендә. Аларның һәр сүзе, өтер-ноктасы бик эчкә яшеренгән тирән, серле мәгънәгә ия. Наис шигырьләреннән ялгызың калып укыганда гына җанга рәхәтлек табасың. Һәр юлын кайтып-кайтып укыйсың, укыган саен сиңа өр-яңа булып ачыла бара. Шундый шигырьләрне сәхнәдән укып аңлап буламыни?! Ул аларны Аккош күле буена урнашкан бакча йортындагы тынлыкта, урман шавына, күл камышлары пышылдавына кушылып, иң якын дусларына гына сөйләр. Шагыйрьне, чыннан да, нәкъ менә аның белән бергә, табигать белән йөзгә-йөз очрашканда гына тулырак, тирәнрәк аңларга мөмкин сыман... Башта сөендерә, сагышландыра, тетрәндерә, аннары... уйларга сала.
«Төнге сулар»ын гына алыйк: «Төнге сулар ага, төнге сулар... Көзге сулар шундый ямансулар, — Таллар боек, түбән иелгәннәр, Инде сап-сарыдан киенгәннәр. Төнге сулар ага, төнге сулар...»