Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

Наис бүләге

Наисның шигырьләре, публицистик гавәм шигырьләреннән аермалы буларак, интим-лирик әсәрләргә карый. Автор, дөнья гаделсезлеген күреп, шәрран ярып, бугаз ертып кычкырмый, аның сүзе ирләрчә сабыр, саллы, кешелекле. Шигъри фикерләве, хис-кичерешләре гади, үтә күренмәле, ихлас. Шул ук вакытта шигырьләрендәге билгеле бер тәртип-кысага сыярга-буйсынырга теләмәгән җөмлә-сүз сөреше эчке сер кебек нечкә дә, тылсымлы да, хыялый-романтик та. Бу исә замандашыбызның рәсемен җанлы һәм күләмле итә, аның эчкерсез, ышанычлы якын кешең булуына һич шигең калмый. Өч революция, ике бөтендөнья һәм бер гражданнар сугышы, ачлык, куылу, репрессияләр, һәртөрле талау, җәберләү, кимсетүләр аша 20 нче гасырны кичеп чыгып барган халкыбызның кемнедер каядыр өндәгән, кемнедер ни өчендер гаепләгән, сүккән, кемнәрнедер хуплаган, аларга дан җырлаган көрәшче-трибун — гавәм шагыйрьләре идеалын күз уңында тотып килүе гаҗәп түгел. Поэзия безнең заманда универсаль бер даулау коралына әверелеп бара төсле.Ә шулай да еш кына иң гадәти кичерешләрен, уйлану-икеләнүләрен җуймаган гап-гади кеше җаны сагындырып куя. Ни хикмәттер, поэзиябездә нечкәлек, сизгерлек, зәвекълелек шактый кимеде, профессиональ тупаслык, кырыслык, гамьсезлек арта төште. Нишләмәк кирәк, әдәбият — заманының җанлы чагылышы. Үзара мөнәсәбәтләрен йодрык белән, тимер арматуралар белән ачыклаучы яшьләребез дә күктән килеп төшмәгән бит. Алар кулындагы бу тимерләрнең 37 нче елгы төрмә тәрәзәләреннән куптарып алынган сыман тоелуы, һич очраклы түгелдер... Әлеге чордан күпкә соңрак туса да, җәмгыятебездә, кешеләребездә сакланып калган бу вәхшилек шаукымы Наисның язмышын да үзенең тимер арматуралы кысалары эченә алып изәргә маташа. Гади, эчкерсез, кыю, самими җаннар, заманга ияреп төс алмаштырмаганнары өчен, «бер генә кояшка табынганнары» өчен, һичшиксез, ни беләндер түләргә тиеш иделәр. Әмма тормышның кануны шундый — түләгәч, кеше нәрсәдер ала да! Миңа калса, Наисның зур сынаулар аша узган юлы аңа чыныгу: ирләрчә ныклык, кешелеклелек, нечкә шигъри йөрәк һәм, әлбәттә инде, шигырьләрен бүләк итте.
Равил Рахман-Кукушкин. «Идел».

Сайт создан в системе uCoz