Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

Сагынабыз сине, Наис!

Һәрбер укытучы үзенең эшләү дәверендә бик күп укучыларга белем һәм тәрбия бирерә. Билгеле, миңа да 40 елга якын эшләү дәверендә бик күпләргә белем һәм тәрбия бирергә туры килде. Һәрбер башлангыч класс укытучысы үзе укыткан укучыларга карата күңел сиземләве кичерә. Ул аларны бик зур кешеләр итеп “күрә”, һәрберсенә зур өметләр баглый. Шунысы куанычлы: бик күп укучыларым көткән өметләрне акладылар, тормышта үз юлларын табып, уңышлы хезмәт итәләр. Алар арасында җәмгыятькә гаять зур хезмәт куеп, җитәкче постларда эшләүчеләр дә, күренекле табиблар да, алдынгы укытучылар да, авыл хуҗалыгы белгечләре дә, фән эшлеклеләре дә, язучылар да, үз авылыбызда зур уңышларга ирешкәннәр дә бар. Шуларның берсе – Наис Гамбәров. Ул тату, зур гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килде. Аның әтисе Гыймран абзый, әнисе Мөсәвәрә апа авылның хөрмәткә лаеклы, хезмәт сөючән кешеләре иде. Әтисе – авылның беренче шоферы (сугышка кадәр иң беренче машинаны авылга ул алып кайта). Ул – сугыш ветераны, сугыштан соң - төзү бригадиры, әнисе исә лаеклы ялга чыкканчы фермада алдынгы сыер савучы булып эшләде. Алар балалар тәрбияләүгә зур игътибар бирделәр. Мәктәп белән тыгыз элемтәдә торганлыктан, балалары да (алар бишәү иде) яхшы укыдылар, әдәпле һәм тәртипле булып үстеләр.

Наис 1955 елда Бүләк башлангыч мәктәбенә 1 класска укырга керде. Ул вакытта укучылар күп иде. Алар классы бик атив, эшчән булды. Бергәләп бик матур бакча ясадык. Күп агачлар утырттык. Ќиләк-җимеш куаклары да күп иде. Күп чәчәкләр, яшелчәләр үстерә идек. Бакчабыз авылны матурлап, тулыландырып тора иде. Безнең истәлек булсын дип, өч дус – Наис, Тимергали, Равил өч тупыл утырттылар. Моннан ике ел элек давылда берсе ауды. Кайсысы утыртканы булгандыр? Бу өч укучы аерылмас дуслар булдылар. Нинди генә чаралар үткәрелсә дә, башлап йөрделәр, бик активлар иделәр. Тормышта да үз юлларын таптылар. Ни кызганыч, Наисебез генә безнең арадан бик иртә китеп барды. Авыр туфрагы җиңел булсын. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Наис Њрәзмәт урта мәктәбендә укуын дәвам итте. Анда да активлардан саналды. Ул мәктәп елларында бик тырыш, хәрәкәтчән, тирә-як белән кызыксынучан иде. Шул елларда ук үз фикерен шигырь юллары белән әйтеп бирә иде. Минем “Наис шагыйрь булыр” дигән сиземләвем чынга ашты. Шигърият дөньясында аның шактый уңышлы шигырьләре дөнья күрә башлады.

Ул, урта мәктәпне уңышлы тәмамлагач, хезмәт юлын Мөслим район газетасында башлап җибәрде. Аның тирән эчтәлекле мәкаләләре һәм шигырьләре бер-бер артлы дөнья күрде. Наис укуын дәвам итү теләге белән, Казанга юл алды. 1974 елда В.И.Ульянов - Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлады. Казанда укыган вакытта каникулга кайткач, мәктәптә студентлар белән очрашу кичәләрендә катнашу иде. Һәрбер студент, үзе укый торган вуз турында матур итеп сөйләп, укучыларны таныштыра. Шул рәвешле алар укучыларда белем алуга кызыксыну уята иделәр. Шуңа күрә, Бүләк бик зур булмаса да, авылдашларыбыз республиканың төрле уку йортларында белем алып, төрле дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Кайда гына эшләсәләр дә, яшәсәләр дә, авылга кайткач, безнең хәл-әхвәлне сорашалар (без диюем авылда 1949 елдан башлап мин - Нәкыя Әхмәтханова һәм Рәшидә Ханнанова лаеклы ялга чыканчы бергә эшләдек). Бергәләп аларның мәктәп елларын сагынып искә алабыз. Наисебез дә, зур шагыйрь булганнан соң да, авылга кайткан саен безнең янга килә иде.

Ул дөнья күргән ике китабын да безгә бүләк итте, алар – безнең өчен бик кадерле бүләк, без аның шигырьләрен бик яратып укыйбыз, үзебез эшләгән дәвердә аның шигырьләрен укучыларга ятлатып клуб сәхнәләрендә сөйләтә идек. Наиснең һәм Мизхәт Хәбибуллинның шигырь җыентыклары – безнең өстәл китаплары. Алар иҗатында авыл табигате матурлыгы, авылдашларына карата мәхәббәт хисләре чагыла. Алар икесе дә безнең арадан бик иртә киттеләр, аларның дөнья күрмәгән бик күп шигырьләре, язмалары, эшлисе эшләре калды.

Наиснең өченче китабы дөнья күрүгә без бик шатландык. Бу китапны чыгаручыларга без – Бүләк авылы халкы - бик рәхмәтле. Наис “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән әйтемгә тугрылыклы булды. Ул һәр кайткан саен әти-әнисе, абыйсы Фагыйль каберенә барып чәчәкләр сала иде. Шул уңайдан урман-кырларны әйләнә иде. Соңгы кайтканда безгә дә кереп, хәлләребезне белеште. Без: “Бик озак йөрдең, авылны, урман-кырларны сагынып кайттыңмы?” – дигәч, ул шигъри юллар белән җавап бирде:

Туган авылым Бүләкне
Матурлык чорнап алган.
Өзелеп-өзелеп сагынамын –
Балачак шунда калган...

Гомер буе юксынып, сагынып яшәрбез сине, Наис!

Нәкыя Әхмәтханова.
Бүләк.

Сайт создан в системе uCoz