Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

Гомер чигеп кенә яши кеше...

Мин Наис Гамбәрнең «Көзләрем яфрак коя» китабы кебек үк үзем каршылыклы бәяләгән башка җыентыкны белмим. Бу китаптагы кайбер шигырьләр — вакыт узган саен кайтып-кайтып укый, сүз-сурәт һәм мәгънә тирәнлеге ярдәмендә искиткеч тәэсир тудыра, эстетик ләззәт уята торган җәүһәрләр. Без аларны студентлар белән бергәләп тә анализлыйбыз, күңелнең моңсу халәтендә, китапны ачып, мин аларны үзем генә укып утырырга яратам. Укыган саен укыйсы, бу шигырьләрнең сихри тәэсир көче серенә төшенәсе килә... Ә инде шул ук китаптагы күп кенә шигырьләр бөтенләй башка: бер кат танышканнан соң, бүтән укырга кирәк түгел дигән тамга белән «йозакланган». Шагыйрь әйтмешли, «нидән бу, нидәндер бу?!..»

Сәбәпләре мәгълүм, әлбәттә. Чөнки беренче төркемдәге шигырьләр, чыннан да, асыл мәгънәсендә сәнгать әсәре булып җитешкәннәр, китаптагы һәр әсәрне шундый итеп күрәсе килә...

Наис Гамбәр шигырьләренең иң көчле ягы — фәлсәфи тирәнлектә һәм формага караган тәҗрибәләр ярдәмендә нәфис көй, катлаулы сурәт тудыра алу осталыгында. Бу яктан аны Дәрдемәнд, Х. Туфан, Зөлфәт традицияләрен дәвам итүче дип санарга мөмкин. Мотивлар, образлар уртаклыгы да үзен нык сиздерә.

Дәрдемәнд фәлсәфи лирикасының төп сыйфатларыннан берсе булып шигырьдәге хиснең берничә сыйфатын, мозаика кебек, санап-күрсәтеп бару тора. Мәсәлән, гомумбилгеле «Җәй үтте...» шигырен алсак та, үкенеч хисенең сәбәбе — лирик геройның картаюы; мәхәббәтнең юкка чыгуы; сөюдән үпкә-рәнҗү... Шушы алым Наис иҗатында да үзәк урыннарның берсен ала. Менә «Кабатлана...» шигыре, һәр строфа үкенеч хисенең бер сәбәбен ача: лирик геройның картаюы («еллар үрә ялларымны, чуклап»); һәр кешенең гомере үлем белән төгәлләнү зарурияте («яна, яна китеп бара һәркем»); мәхәббәтне югалту; яраткан кешенең гомере өзелү. Соңгы строфа юану булып килә һәм фәлсәфи фикер төсендә әйтелә. Тормышта бер нәрсә дә юкка чыкмый, дигән фикер, аның образлы сурәте («Коела орлык... Шытып чыга барыбер») шигырьгә эпиграф итеп сайланган өзекләр белән тоташа, үзенчәлекле кайма хасил була.

Н. Гамбәр философиясендә табигать һәм кешене янәшә кую, кеше күңелен табигать ярдәмендә ачу күзәтелә. Мәсәлән, «...Шундый дымлык, тонык иртәләрдә» шигырендә кошлар — күңел кошы янәшәлеге, читлектәге кош — күңел; сайрар кошлар — кара кошлар; тургай; хәбәр алып килүче кошлар модификацияләре тулысы белән шигырь эчтәләгән колачлап ала. Яраткан кешеңне нәкъ менә бер образ — кош аркылы берничә фәлсәфи фикер белдерә, алар исә лирик геройның каршылыклы халәте булып җыелып бетә. Беренче строфада сагышның сәбәбе — кеше күңеленең биеккә-еракка омтылып та, шуны тормышка ашыра алмауда булса, икенче строфада ялгызлык, ятлар арасында («кара кошлар гына төрке-төркем») яшәү мәҗбүрияте, өченче строфада кешенең еракта булуында, аңа ашкынуда кебек төгәлләшә. Соңгы строфа кешедәге омтылышлар-ашкынуларның яшәү көчен алуы («шәмем мае яна савылып»), яраткан кешедән хәбәр килүгә ышаныч булмау сәбәпле әверелә. Икенче строфадагы «Гомернең бу кайсы төше икән?» дигән тезмә шигырьне ирреаль эчтәлек белән баета. Ул сызлану фәлсәфәсен белдерүче, тормышка һәм кешегә бәя бирүче әсәр төсен ала, гомумиләшә. Шигырьдәге кош образы сызлану фәлсәфәсенең сәбәбен кешенең кош кебек югарыга омтылып яшәп тә, канатсыз булуында кебек, яңа баскычта белдерә. Лирик герой — кош антиномиясе «мин»нең халәтен һәр строфада бирә бару аша көчәйтелә: «Күкрәк читлегеннән чыгар булып, / Сыкрап яткан җанны авырттырып, — / Әрни-әрни йөрәк җилкенә»; «Башлар тулы уйлар — кибән-кибән, / «Очты күңел кошы...» Ник җилкенәм? — / Хәл җыярга иде бер туктап» һ.б. Кошның төрле модификацияләре канат булып кешегә дуслар, яраткан кеше, ышаныч-өмет хезмәт итә ала дигән нәтиҗәне ассызыклый. Җырлап торучы тезмәләр белән сихерләгән шигырьдә мәгънә тирәнлеге, бер образ ярдәмендә күптөрле ассоциацияләр тудыра алу сәләте сокландыра, аны кат-кат укырга мәҗбүр итә.

Шигырьдән-шигырьгә Наис кош образын ялгызлык символы мәгънәсендә кулланып килә. Тагын бер мисал. «Озату» шигырендә кош образы бик матур сурәт барлыкка китерә: җылы якларга китүче кошлар — очып барган җирдән егылып төшкән кош баласы антиномиясендә икенче як күңел кебек аңлатыла, шулай ук ялгызлык тудырган кайгы, хәсрәт хисен белдерә. Соңгы строфада кабатлап бирелгән тезмәләр («Күтәрелде кошлар иле белән, / Кубарылды кошлар ил белән»), кош белән янәшә ил сүзен куллану лирик геройның илдән аерылган булуы кебек төгәлләштерүгә дә ишарә ясый. Шуннан соңгы ике тезмәдә («Яфраклар тама шыбыр-шыбыр / Кошлар очып үткән җил белән») шыбыр-шыбыр тамучы яфраклар символының мәгънәен укуга юл күрсәтелмәгән. Бу күз яшьләре аңлатылышын яшәлгән гомер, бәхетле вакытлардан калган истәлек һ.б. мәгънә вариантлары белән баета, ниндидер ачылып бетмәгән сер тәэсирен бирә.

Ат образы күңелдәгеашкыну мәгънәсендә кулланыла («Кайтсам...»). Туган якта әлеге ашкынуны басу («мин су эчәм / Атлар белән агач ялгаштан», «атым сугарулы, — / Кайту белән ташлыйм тугарып», «Атлар ялгашыннан сулар эчәм — / Җирсү, сусау әллә шушымы?!»), туган яктан яңа ашкынуларга көч алу («Җиккән атлар тора өй каршымда») турындагы фикерләр туган җиргә мәдхия җырлауга килеп кушыла.

Гомумән, Н. Гамбәрнең фәлсәфи шигырьләрендә бер фикер белән чикләнү юк. Әсәр үзәгенә куелган фикер-сурәттән тыш, тагын берничә мәсьәлә, берничә күренеш кылкытып-кылкытып куела. Беренче укылышта аларга игътибар ителмәскә дә мөмкин. Ләкин бу өстәмә образ-фикерләр үзәктәгесен катлауландыра, баета. Мисалга «Төнге сулар» шигырен алыйк. Төнге су өстендә агучы яфрак кеше гомеренең символы итеп бирелә. Суларның — караңгылануы, яфракларның — сарылыгы кеше гомеренең көзенә җитү тудырган үкенеч хисенең үзәктә торуына дәлил дә. Форма үзенчәлекләре, эчке рифмаларның күп булуы, эпанафора (ялгау) шушы үкенечне көчәйтә, моңсу көй тудыра. Икенче строфада яңа бер фикер килеп керә: «Ярда кала читкә кагылганнар, / Бер кояшка гына табынганнар». Ярда калучы яфрак лирик геройның үзе белән тәңгәлләштерелгән, агып баручы яфракка капма-каршы куела. Бу сурәт, бер яктан, лирик геройның шашкан, табыныр кояшлар эзләп бәргәләнүче булуын ассызыклый. Икенче яктан, лирик геройның ярда калумы, агып барумы яхшырак икәнен белмәү газабы үкенеч хисенең тагын бер сәбәбенә әверелә. Соңгы строфада тагын бер сурәт — «Күкрәк елгасыннан аккан еллар / Кайтмас, кайтмас...» — калкып чыга, ул елларның файдалы яки мәгънәсез үткән булуы хакындагы билгесезлекне үкенеч хисенең тагын бер сәбәбе кебек белдерә. Моннан тыш, мәгънәсез үткән булса да, кайтарып ала алмау, хата-ялгышларны төзәтер җай юклык әлеге үкенечнең иң югары ноктасы булып тора.

Ләкин Н. Гамбәр иҗатында шатлык, ышаныч, горурлану хисләрен югары күтәргәннәре дә юк түгел. Менә «...Барбер, Барбер, Барбер...» шигыре. Әсәрдәге төп фикер — «Бу дөньяда / Караңгыдан якты күбрәк» дигән гыйбарә шигырьдә табигать детальләрен күрсәтү аша тудырылган ышаныч хисе белән ныгытыла. Яки «...Апрель...» шигырендә табигать уянуы тудырган шатлык, соклану хисләре үзәктә тора. Мондый шигырьләрдә дә фәлсәфи, иҗтимагый бәя күренеп китә. Мәсәлән, «...Апрель» шигырендә табигать уяну, шушы күренеш уяткан уйлар хакында сүз алып барган лирик герой өченче строфада сурәтләү объектын кинәт үзгәртә: «Язгы ташу идек, / Аккан сулармы без бүген дә?!». Без сүзе ярдәиендә шагыйрь буын турында сөйли башлый. Беренче карашка табигать матурлыгына, ел фасылына соклану булып аңлашылган соңгы тезмәләр («Эчтә... Эчтә... / Эчтә сулыгып тибә / Әкияти бер гүзәл чынбарлык!...»), әлеге буын хакында куелган сорау белән ассоциацияләшеп, бөтенләй үзгә мәгънә ала. Безнең буын бүген дә хыялындагы әкияти чынбарлыкка омтылып яши дигән җавап яңгырый.

Наис Гамбәр шигъриятенең тагын бер үзенчәлеге — интертекстуальлек алымының төрле модификацияләренә мөрәҗәгать итү. Интертекстуальлек — ул бер әдәби әсәр эчендә башка чорлар, авторлар иҗатыннан цитаталар, мотивлар, яңгыраш-ритм, үлчәү, кодлар, образлар һ.б. куллану дигән сүз. Ул һич тә язучының ияреп яки күчереп иҗат итүе хакында сөйләми. Киресенчә, шушы алым ярдәмендә авторлар төрле әдәби материал арасында бәйләнеш тудары, укучының әсәрдән алган тәэсирен элгәргеләр әдәби мирасы потенциалы, көче ярдәмендә тирәнәйтә, төрле мәгънәви, фәлсәфи, мәдәни ассоциацияләр тудырып, укучының күзаллавын киңәйтеп җибәрә.

Шушы алым кулланылган шигырьләрнең берсе — «Арышлар шаулый». Шигырь ике яссылыкта Х. Туфанның «Агыла да болыт агыла» шигырен хәтерләтә. Беренчедән, ике шигырьдә дә чит җирләрдә яшәргә мәҗбүр ителгән лирик геройның туган җирне сагынуы, туган җир һәм якыннары хакында белергә теләп сагышлануы үзәктә тора. Хәтта строфалардагы хис һәм аның сәбәбе үзгәрү бер үк схемага туры килә. Икенчедән, шигырьләр форма ягыннан охшаш. Шул охшашлыкны яссызыкларга теләп, укучы күрми калмасын дигәндәй, Н. Гамбәр соңгы тезмәне «агыла да болыт агыла»га охшата: «шаулыйлар да шаулый арышлар». Тормышны юл символы аша бирү шулай ук уртак. Нәтиҗәдә, «Арышлар шаулый» шигыре укучы күаллавында Х. Туфан иҗаты белән тоташа, Туфандагы якты сагыш, өмет белән эретелә.

Интертекстуальлекнең башка төре — уртак образлар, детальләргә мөрәҗәгать итү «Пәри кызы» турында әкият, «Син — очар кошым!» шигырьләрен Такташ иҗатына аваздаш ясый. «...Гомер чигеп кенә яши Кеше...» шигырендәге «дәрийгъ», «...Кем әйтте?...» шигырендәге «мәхзүн» сүзләре аллюзия булып тора:

Дәрдемәнд шигырьләре белән ассоциацияләшә. «Соңгы чабыш», «Качак» һәм башка шигырьләрдә Зөлфәт иҗатына аллюзия булган образлар бар. Аерым бер очракларда бу мавыгу гади күчереп кую төсен алган: образны баету, үстерү күзәтелми.

Н. Гамбәрнең уңышлы шигырьләрендә ике тип лирик герой күзәтелә. Берсе — гомер җәен узып баручы, үкенечләр белән яшәүче фәйләсүф булса, икенчесе — каршылыклы хисләр дулкынында, бер чиктән икенчесенә ташланып тормышны үзгәртергә омтылучы гыйсъянчы.

«Көзләрем яфрак коя» китабында төрле укучыга аталган, юнәлтелгән шигырьләр бар. Ләкин татар шигъриятенең фәлсәфи агымында иҗат ителгән, милли әдәбияттәге иң матур традицияләрне дәвам итеп, һәм форма камиллеге, һәм тәэсирле сурәтлелек, һәм ассоциацияләр ярдәмендә мәгънә тирәнлегенә ирешү ягыннан яңалыкларга бай шигырьләр һәр укучының да күңеленә хуш килерлек.

Дания Заһидуллина, филология фәннәре докторы.

Сайт создан в системе uCoz