Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

Шигырь яза ир-егетләр

Тормышның күчәреннән ычкынган чагы. Әйләнә-тулгана һәм болгана бу дөнья. Күңелләр тупасланган, күзләрдәге нур кимегән. Йа, Аллам! Кем коткарып калыр бу хәятне? Синнән дә биздерделәр, җаннарга — гөнаһ, иманда — таплар. Йа, Хода! Кемнәр соң без? Тарихыбыз кайда, ханнарыбызның каберлеге кайда?
Хак тәгаләм! Хак сүз!!
Тел иңдер дә Болгар ташларына, —
Баш орыйм бер кабер ташларына, —
Тыңлап торыйм... Юкса ничә еллар
Сүз табалмыйм сөйли башларыма.
Һәрбер халык,
Иле булса — Алла,
Теле булса гына — пәйгамбәр...
Миллионынчы булып имза куям:
«Татарстаным — бар!

Н. Гамбәр».

30 август, 1990.
Шигырь китаплары. Кирпеч кебек калыннары, яфрак кебек юкалары. Шулар арасында Наис Гамбәрнең китабы. «Баш очымда — кояш». Шигырьләр җыентыгы. Табадан яңа гына төшкән.
Ак болытка язып салган идем,
Җитте микән хатын Казанга?
Эфир аша килгән хәбәр әйтте:
Бүген яңгыр яуган Кабанга.

Җиткән икән хәбәр, ераклардан күз яше булып туган ягына килеп ирешкән.

Йа! Безнең җаннарны коткарса бары тик шигырь генә коткарыр. Матурлык һәм мәхәббәт кенә күңелләребезгә нур иңдерә алыр.

Авыр әкият шикелле
Авыргач күргәннәрем!
Хәзер бер чир дә кагылмас,
Мин үзем тотам әрем.

Әлеге юлларга бер кешенең тулы гомере сыйган. Язмыш турында язылган юллар. Ә менә болары аерым шәхеснең генә түгел, бөтен бер халыкның язмышын сурәтләгән юллар!

Кеше гомере Җирдә мизгел генә.
Халык гомере дә акмый тиз генә, —
Ташка күчә дә җан,
Сөйли үз телендә
Салсалар да чиркәү нигезенә!

Казан урамнары... Арча кыры чиркәү чаңын тыңлый. Сискәнеп-сискәнеп китә — тыңлый. Мәҗбүр.

Бабаларның кабер ташлары — чиркәү нигезендә.

Шулар турында уйлый-уйлый, күз яшьсез генә елый-елый ир-егетләр шигырь яза. Рухи корридаларда үгезгә каршы сугышкан тимер бәдәнле ир-егетләр яза аны.

Гомернең һәр көне —
Бер бөек коррида.

Бу — җир баласы Наис Гамбәр өчен дә, шигърият кашы булган шагыйрь өчен дә шулай.

Наис — лирик шагыйрь. Ә лирика — мәңгелек. Ул юата, җырлата. Сагышландыра, җанны җылыта, күңелне сихәтли.

...Алсу таңда очып киткән ләсә
Аккошлары Аккош күленең.
Ак болытлар булып йөзә
Аккошларыгына күңелнең.

Шагыйрьләре булмаган халык — төркем яки көтү генә. Шөкер, халкымның шагыйрьләре бар. Төрле алар, кабатланмас, һәркайсы үзгә. Халкы нинди — шагыйре шундый.

Татар халкы — катлаулы язмылы халык. Шуңа күрә шагыйрьләренең шигырьләре дә бәгырьләреннөн суырылып чыга.

Татар халкы шагыйрьләргә бай халык, димәк, ул — бар халык! Тукай кебек аталары, Наис Гамбәр шикелле баш калкытып килүче малайлары булганда мәңге яшәр бу халык.

Мин үзем шигырьне эч пошканда да, шатлык ташып торганда да укыйм.

Кысылып тибә йөрәк, давыллардан
Карт тупыллар уфылдап куя;
Сары күбәләкләр куна иңнәремә —
Сентябрь малае эзенә сентябрь
Яфраклар коя.

Әйбәт шигырьгә аңлатма биреп тә, аның турында сөйләп кенә дә булмый торгандыр. Аны бары тик җаның-тәнең белән кабул гына итәсең — җылысы тамырлар буенча тарала. Сафланып каласың, пакьләнеп киткәндәй буласың. Рәхмәт шигырьгә! Ә шагыйрьенә — иҗат ләззәте!..

Гаҗәпләнмә: бер көн өй каршында
Кошлар җиккән арба туктаса, —
Күңел кошлары ул!

Бөркетләр булып кыяга оялый, сандугач булып талларда тирбәлә ир-егетләрнең күңел кошлары.

Наис Гамбәр әдәбият бусагасыннан бүген генә атлап кергән каләм иясе түгел. Әдәбияттә азау тешен ярган, ә тормышның исә утлы казанында кайнаган егет. Хәер, шагыйрьнең язмышы беркайчан да гадәти генә булмады. Ләкин, сукса да, язмыш аларны барыбер сындыра алмады, бары чыныктырды гына. Әйе, чыныктырды... Аптыраганнан, бүтән чара булмаганнан үзебезне шулай юатабыз бугай без. Әле ярый юата беләбез, сәбәп табабыз...

Әле ярый шигърият бар!
Килер бер көн. Вакыт чаңы сугар, —
Күкрәк елгасыннан акканеллар
Кайтмас, кайтмас... Тынгы бирми шулар.
Төнге сулар ага, төнге сулар.

Наисның әдәбияттә йөк аты булырлык мөмкинлеге бар. Иң әһәмиятлесе — кайнар йөрәге, талантлы каләме бар. Моңа дәлил — аның әлеге шигырьләр җыентыгы.

Шәт, ул илһам толпарының аягын күпер тактасына кыстырмас, һәм шигъриятендә беренче китабыннан башланган әлеге юлы озын гомерле булыр.

Зиннур Хөснияр.

Сайт создан в системе uCoz