Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

Тыңлыйк әле тыйнакларны

Шөкер, күп күрдек юбилей кичәләрен, күрә торабыз. Халыкның танылган шәхесләренә багышлап оештырылган андый тантана-мәҗлесләрне безнең гәзит тә читләп узмый, урынны мулдан бирә. Ул язмалар башлыча мәдхия җырлауга кайтып кала. Барысы да димим, байтагы. Шул күзлектән караганда, мәркәзебезнең Язучылар йортындагы Тукай клубында 22 апрель кичендә Наис Гамбәровның 50 яшендә багышлап уздырылган очрашуны ничек бәяләргә? Искитмәле булды ул дип әйтсәм, шыттыру-шапырыну килеп чыгар кебек. Югыйсә болай дип язарга да тулы нигез бар. Ә инде гадәттәгечә узды дип әйтсәм, чынлыкны киметеп күрсәтүгә кайтып калмасмы? Дөресе болайрактыр, мөгаен: чын-чынлап ачылып, ихластан сөйләшкән каләмдәшебезнең эшен күреп, аңа төгәл бәя биргән дустанә очрашуга, олы йөрәкле, зыялы затларның әңгәмәсенә әверелде ул. Күптән, инде күптәннән каләм ияләре әнә шулай күпләп (берьюлы илледән артык язучы!) бер мәҗлескә җыелганнары юк иде. Шул ук вакытта ул кичәне Мөслим төбәге егетләре һәм кызларының очрашуы иде дип әйтсәк тә, дөреслеккә хилафлык килмәс.

Иң әүвәл кем ул Наис Гамбәров дигән сорау-сөәльгә җавап биреп узыйк: Мөслим вилаятенең Бүләк авылы егете ул. Тәнкыйтьче. Журналист. Шагыйрь. Бүгенгесе көндә — «Казан утлары» җурналында бүлек мөһәррире. Монысы үтә дә кыска энциклопедик белешмә-мәгълүмат.Әнә шушы кыска дулкында ярты гасыр буена сузылып килгән кеше гомере ята. Менә бу кичә — Наисне йөзләрчә кешеләрнең күз алдында сәхнә түренә менгезеп утыртканы — беренчеседер. Алгарак узып әйтим әле: ул кемнәрдер кебек зур мәҗлесләр күрке булып йөрергә дә, шулай иттереп үзен олылап әйткән җылы сүзләрне тыңларга да күнекмәгән. Ләкин яшәлгән гомер бар, үткәнгә бер әйләнеп карарга туры килә. Әйтелгән фикер-бәяләрнең берсе дә арттыру түгел. Соңыннан алар өчен йөз кызартырга туры килмәс.

Тагын кичәнең бер матур ягын әйтмәү мөмкин булмас, бәлкем бу әле аның төп өлешедер дә: очрашуны бик тә ипле, әдәпле итеп Наиснең бүгенге көндә хезмәтендә турыдан-туры җитәкчесе — «Казан утлары»ның баш мөхәррире Равил Фәйзуллин алып барды. Дилбегә ялгышып та кулдан ычкынмады. Вәкам белән башлап әйтелгән бисмилладан, ягъни кереш сүздән соң укылган догалар, ягъни чыгышлар көйле вә моңлы килеп чыкты. Әгәр очрашу барышын хронологик эзлеклелектә тасвирлап чыксак та ул укучыны ялыктырмас иде. Шуңа да кичәне йомгаклау алдыннан халык язучысы Гариф ага Ахунов әйткән менә мондый сүзләрне алга чыгарсак, бик тә урынлы булыр шикелле:

— Без бүген Наис Гамбәров атлы талантлы каләм әһелен яңадан ачтык!

Хәер, татар әдәбиятын хөрмәт итүчеләр мәҗлесенең максаты да шул ләбаса. Каләмдәшебезгә тиешле бәя бирелде.

Бәя исә һәр чордагыча кылган эшеңә карап куела. Хәлбуки, юбилей тантаналарында күбрәк күпертүләргә урын бирелә. Ә биредә күбрәк булганга карап сөйләделәр. Юбилярның якташы язучы Флүс Латифиның әйткәннәре бик тә тәңгәл килә. Ул Наиснең кайда гына эшләмәсен — булсын ул китап нәшриятында, булсын ул «Татарстан» һәм «Казан утлары» журналларында — төптән җигелеп тартканын игътибар үзәгенә куйды. Телнең җегәрен, көчен, тәмен тоеп эш итә Наис. Киң белемле, тирән эрудицияле. Беркайчан да мактанмас. Эшен, нәкъмөслимнәрчә, булсын дип, җиренә җиткереп үтәр. Холкы аның эш атын хәтерләтә.

Шундый ук уңай сыйфатларын башка каләмдәш дуслары да тамашачы йөрәгенә җиткерделәр. Наис китап нәшриятында гаҗәеп кеше, халык академигы Рәис ага Даутов мәктәбен узган. Ә бу кеше үз гомерендә 500 дән артык татар китабын,энә күзеннән үткәреп, киң катлам укучыга тәкъдим иткән. Наис белән Рәис аганың унбиш еллап хезмәттәшлеген дәвамчанлыкның гүзәл үрнәге дип әйтергә була. Рәис ага кичәдә үзе дә игътибарны шуңа юнәлтте: «Ул минем улым кебек», — диде. Ата белән ул, ай-һай, кирәк шул бүген шундый игелекле хезмәттәшлек безнең рухи дөньябызга.

Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова якташының тыйнаклыгы, әдәплелеге турында аеруча басым ясап сөйләде. «Наис, — диде ул, — уйда, фикер сөрешендә, үз-үзен тотышында һәрчак формада, ягъни югары кимәлдә булыр». Шулай ук мәхәббәт җырчысы Рәдиф Гаташның чыгышы җанлы кызыксыну уятты. Ул — заманында Мөслим ягында Зөлфәт, Фәрит Гыйльми, Наис кебек егетләрне укытып, аларда иҗат җене кузгаткан асыл зат. Язучыларны читтән, хәтта әйтер идем, өстән, каланча биеклегеннән күзәтеп торырга яраткан бәян зат Марсель Галиев тә Наис Гамбәров иҗатының затлы булуын халыкка ирештерде.

Аксакал каләмдәшебез Батулла фикер агышын тагын да көчәйтеп болай диде: «Наис — хәзер үзе остаз. Ышанмасагыз, әнә аның Рафил Фәйзуллин хакында фән докторлары, академиклар да яза алмаган гыйльми трактатын укыгыз». Чыгыш ясаучы аннары юбилярның инде хәзер әйбәтрәк шартларда яшәп карарга тиешлеге мәсьәләсен дә күтәрде. Монысын ишетерләрме — киләчәк күрсәтер.

Кыскасы, кичә гаять тә дустанә дулкында узды. Наис Гамбәровны Язучылар берлеге исеменнән Ринат Мөхәммәдиев, китап нәшриятыннан Харрас Әюп, шагыйрьләр Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Ркаил Зәйдулла, якташлары — район хакимияте башлыгы урынбасары Разит Габдрахманов, язучылар Фоат Садриев, Факил Әмәк, артистлар Дания Нурлы, Илдус Әхмәтҗанов, Ирек Баһманов, җырчылар Искәндәр Биктаһиров, Рөстәм Сабиров һәм тагын бик күпләр тәбрик иттеләр, аңа иҗатында яңа үрләр яулавын теләделәр.

Хәерһах. Без, шәрифләр дә, нәкъ шушы изге теләктә.

Госман Садә.
12 апрель 2002 ел.

Сайт создан в системе uCoz