Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

Күңелнең аяз тәрәзәләре

Әдәбият сөючеләргә Наис Гамбәр исеме язшы таныш. Ул — галим кеше, әдәби тәнкыйтьче, хәзерге татар поэзиясендә үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе. Аның соңгы елларда «Идел», «Казан утлары» һәм башка басмаларда дөнья күргән шигырьләр шәлкеме шигърияттә яңа сүз буларак кабул ителде.

Шагыйрь Рәдиф Гаташ әйтмешли, «Менә ни җитмәгән икән!» Үзенчәлекле аһәңгә ия шигъри Мөслим төбәгенә диюем. Мәгърур Сәет урманнары, зәңгәр офыкларга ашыккан ярсу Ык, янә дә безнең якларның бар гүзәллеген үзенә сыйдыра алган Түреш буйлары... Сөслим төбәгенең кабатланмас манзарасын шушы якта үскән таллардан үрелгән бишектә тирбәлеп, тормыш мөнбәренә атылган якташларыбыз, танылган шагыйрьләр Зөлфәт һәм Харрас Әюп үз җырларына күчереп еракларга ирештерделәр. Ярсу хисле, шигырьләрендә бунтарьлык бөркелеп торган Зөлфәт, иҗатында эпиклыкка омтылучы, салмак, басынкы лирик шагыйрь Харрас Әюпне укып, аларның шигъри кимәленә сокланган хәлдә, еш кына уйга кала идем. Күңел шайтан бит, тагын нәрсәдер өмет итә, безнең як шигъриятенә тагын нидер җитеп бетми кебек иде. Бактың исә, юкка гына кыбырсынып яшәлмәгән икән. Моны Наис Гамбәрнең «Баш очымда — Кояш...» дигән шигырьләр җыентыгын укып чыккач кына аңлый алдым. Н. Гамбәр дә Мөслим ягыннан. Бүләк авылы егете. Ярсу Зөлфәт, салмак Харрас иҗаты янәшәсендә Наиснең гаҗәеп җылы шигырьләре җитеп бетмәгән ләбаса! Хәзер, Аллага шөкер, ул бушлык тулды шикелле. Мөслим төбәгендә Сәет-Түреш-Бүләк шигъри өчпочмагы хасил булды. Афәрин, егетләр! Мөхтәрәм укучым! Бу өчпочмакка юлыксаң, ул сине бөтереп шигърият диңгезенә алып кереп китәр, тулысы белән үзенеке итәр... Ышанам, ул серле дулкыннар кочагыннан тиз генә ычкына алмассың, ярга инде сафланып, күңелең баеган хәлдә аяк басарсың.

Наис Гамбәрне ара-тирә матбугатта дәнья күргән әдәби тәнкыйть мәкаләләре буенча гына белә идем. Инде аны шагыйрь буларак та танырга насыйп булды.

Китапта урын алган беренче шигырь үк кузгатып, күңелне җылытып, өметуты дөрләтеп җибәрә.

...Чык син, Кояш!
Күтәр әле томан пәрдәләрен...
Ачып куйыйм язгы тын җилләргә
Күңелемнең аяз тәрәзләрен.

Шул рәвешчә, шагыйрь укучыларны кабатланмас шигъри дөньясына әйди. Шигырьдән шигырьгә моңарчы бөтенләй таныш булмаган кешенең рухи халәте, холык-табигате күз алдына килеп баса. Уйчан, кайбер чакларда яшәешнең сәер мизгелләре алдында гаҗәпләнеп аптырашта калучы, шаянлыкны да чит-ят күрмәүче, еш кына вакыт агышын фәлсәфи югарылыкта аңларга омтылучы, кырыс, дуамалрак та шәхес сыман тоелды ул миңа. Шагыйрь шәхесе — катлаулы күренеш. Чын талантларны искә алганда, әлбәттә. Әнә бит, Н. Гамбәр үзе дә ни ди:

...Дөньялыктан бер өн көткән чакта,
этләр өрүе дә мөлаем.

Теленең сыгылмалы,истә калырлык образ-сурәтләргә бай булуы һәм ритмик төзеклек ярдәмендә Н. Гамбәр шигырьләренең «җырлап торуларына» ирешә. Миңа калса, ул аларны кәгазьгә төшергәнче озаклап күңелендә йөртә, тәмам өлгереп җиткәч кенә каләмгә үрелә торгандыр кебек. Икенче төрле әйткәндә, йөрәктә яралып, күңелдә балигъ булган шигырьләр. Җыентыкка кергән һәр шигырьне тот та көйгә сал, һәркайсының үзенә генә хас моңы, гармоник төгәллеге бар. Шигырь шактый зәвыклы укучыларны да җәлеп итәрлек.

...Ян!.. Яналмый. Ян!.. Яналсаң,
Күкрәгем, тик бер кабат,
Мин китәрмен төнгә каршы
Баткан кояшка карап.
Китәрмен дә, — гөлт итәрмен
Балкып янган күк кебек...
Җитәр кичләр — сискәерсең
Кызыл шәфәкъне күреп.

Җылы лиризм — интим шигырь юлдашы. Интимлык исә, сентиментальлек ягына каерып тора. Сүз дә юк, сентименталь поэзиядә аның шигъри яңалыкка дәгъва итүче үрнәкләре яшәргә хаклы. Инде гадилектән күтәрелә алмаган зар-моң («елак поэзия») яки хисси төчеләнү кебек мең вә мең мәртәбә кабатланган эч пошыргыч тезмәләргә килгәндә, ничек кенә шома язылмасыннар, андый шигырьләрнең поты бер тиен. Кызганычка, шигъриятебез бакчасында мондый чүпләр бүген дә гәрләп үсә бирә... Н. Гамбәрнең интим шигырьләре исә ирләрчә җитди, хәтта еш кына кырысрак та кебек. Аның шигырьләрендә елаклык һәм әрсез төчеләнү юк.

...Сыктау түгел лә бу!
Гөнаһ булыр —
Еламас ла үзе егылган:
Яраларым әрнеп куйган чакта
Хәтер учагында җылынам.
Шагыйрьне шагыйрь иткән сыйфат шул — аның күңел күзе үткен, колагы бик сак булырга, башкалар күрә алмаганны ишетә, тоя алырга тиеш.
Чит-ят кырның мамыгына кадәр
Бәгыреңә килеп кадала...

Яки:

...Айның сузылып төшкән җепләрен
Чайкый, юа Ыкның дулкыннары...

Яки:

...Көзнең дәрте тирәндәрәк ята,
Хәтер кайтавазы — тын, ерак...

Болар шагыйрь кичереш-күзаллауларының кайбер үрнәкләре генә. Наиснең шигырьләре — табигать күренешләре белән хиснең үрелешенә нигезләнгән эмоциональ җегәрле шигырьләр. Кеше — Галиҗәнап Табигатьнең аерылгысыз өлеше. Шагыйрь, әнә, бер шигырьнең исемен үк «Табигать баласы» дип атаган.

Табигатьнең тиңсез күкрәгендә
Тына белмәс нинди дулкын бар?
Яшь тал кебек, җилдә тибрәп утыра
Колачларга сыймас тупыллар.

Яшь тал белән колач җитмәс тупылны янәшә кую, бер караганда, сәер дә кебек. Бигрәк тә поэзиядә. Әмма шигырь кабул ителә, ул уйландыра, кичерешләргә сала. Мәгънәви бөтенлеккә ирешүнең яңа, үзенчәлекле чарасы табылган бу шигырьдә.

Алда әйтеп киткәннәрне тагын да конкретлаштырсак, дөньяны танып белүдә эчке метафорик башлангычка ия булганнар гына шагыйрь булып китә торганнардыр. Шагыйрь образлар ярдәмендә үзенең рухи халәтенә тәңгәл тирәлек-мохитнең хыялый сүрәтен ясый.

«Көз — моңлы күз», «Ялгыз кибән тора кыр түрендә күктән төшкән торна шикелле», «Сентябрь малае эзенә сентябрь яфраклар коя...» һ.б. мисаллар әлеге фикерне дәлиллиләр булса кирәк.

Лирик шигырьләр хакында сүз алып барганда, метафора-сурәткә әһәмият бирүнең сәбәбе шул — бу очракта алар танып белүгә хезмәт итүче чаралар түгел (әйтик, публицистик поэзиягә хас булганча), ә нәкъ менә хис-тойгыларны активлаштыручы, шигырьгә яшеренгән эчке мәгънәви төсмерләрне аныклаучы, «шәрехләп» үк бирүче көч буларак кулланылалар. Алар шагыйрь йөрәге җибәргән тирбәлешләр ешлыгына укучының күңел дулкыннарын да «яраклаштырып», «көйләп» куялар.

Тышта буран улый.
Ә мин тыныч, —
Тугарылып куйган атларым:
Утырам утка ягып күңелемнең
Тапшырылмый калган хатларын.

Шагыйрьнең хыялы, фантазиясе чынбарлыкны тулысынча «әсирлеккә» төшерә алса гына шигырь «ялтырап» китә. Шулай булмаганда укучы шигырьгә тулысынча битараф.

Белмим, бәлки, иҗадиятка хилафлык китерүемдер — үзем өчен «ачылган» шигырьләрнең тирәнлеген үлчәргә омтылып, тамырларга ук үтеп керергә тырышам. Башка шагыйрьләр иҗаты белән чагыштырып карыйм, охшашлыклар эзлим. Инде Н. Гамбәргә килгәндә, аның шигырьләрен укыганда мин Дәрдмәнд («Исә җилләр», «Ян!.. Яналмый. Ян!.. Яналсаң..») һәм Ш. Бабич («Исмә, җил, дулкын, бәрелмә! Уйлыйм бергә чагымны...») авазларын ишетәм.

Сүз дә юк, талантны бурычка алып торып булмый. Шагыйрьнең хисләр тибеше башка җырзадәнеке белән тәңгәл килә икән, моны һич тә «иярүченең» чикләнгәнлеге дип кабул итәргә ярамый. Талант кешегә тумыштан бирелә торган табигый бүләк һәм иҗат эшчәнлеге дәвамында ул һәрьяклап ачыла, үзен төрле яссылыкта раслый.

Лорка поэзияне яралары сулкылдап торган болан белән чагыштыра. Шагыйрь яшәешкә битараф була алмый. «Мең тавыш белән гүли урман... Шагыйрь җаны да шулай ук», — дип яза Н. Гамбәр. Аның күңелен чиркәү нигезенә салып калдырылган болгар кабер-ташлары өне, Татарстанның язмышы, бүгенге көннең борчулары, гамьнәре көйдерә. Шул ук вакытта шагыйрь ныклык белән киләчәккә ышанырга чакыра.

...Ышан миңа:
Барыбер,
Барыбер,
Барыбер
Бу дөньяда
Караңгыдан якты күбрәк;
Кара, әнә:
Җәйге яңгыр — җылы яңгыр ява
Җирне керендереп, күкрәп.

Юк, мин һич тә җыентыкка кергән барлык шигырьләрне дә «коеп куйган», хаталардан хали дип расларга җыенмыйм. Беренчедән, кемдә нинди зәвык бит, икенчедән, инде лириканың «үз чире» — андый шигырьләрнең чамадан тыш озын язылуы Н. Гамбәрдә дә күзәтелә. Адым саен булмаса да — бар. Әмма менә шул җитешсезлекләре белән дә җыентык минем игътибарымны җәлеп итте, күңелемне кузгатты. Үзем өчен Мөслим ягының янә бер шагыйрен ачтым һәм шул шагыйрьнең иҗаты турындагы уй-фикерләремне укучы белән дә уртаклашасым килде.

Факил Сафин. Чаллы.

Сайт создан в системе uCoz