Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

Аңлашылмас ташкын бу

Язны көтеп алмаган җан иясе юктыр. Яз кояшы ягымлы нурлары белән кыш буе өшегән җирне үбеп алыр да түбәләрдән күптән көткән тамчылар тама башлар, ләйсән яңгырны тартып китерер. Күк күкрәр, яшен яшьнәр. Кыш белән җәй алышыныр. Коеп җәйге яңгыр явып үтәр. Яңгырдан соң салават күпере чыгар һәм ачылырга әзер бөре очларына яшел бәллүр тамчылар эленеп калыр, ә син шул нәни энҗе бөртекләренең әкрен генә тулуын, аннан су өсләренә тамып төшүен көтәсең. Ә ул төшми дә төшми. Яшел күзле тамчы су өстенә тамган саен әллә ниләр булыр төсле.

Наис Гамбәрнең «Көзләрем яфрак коя» дип исемләнгән шигырь җыентыгын укыганда шундый хисләр биләп алды. Һәр шигыре гүя шул яшел күзле бөре очындагы, юк, күңел читендәге тамарга торган тамчы. Юк, юк, алдашам мин. Шигырьнең һәрберсе — сары яфрак очына җыелган алтын яшь... Әллә салкын боз сөнгеләре очыннан тамарга торамы, әллә агач башында көчле җилләрдә чайкалучы кояш оясымы? Алай да түгел, болай:

Апрель көлә җанга өмет булып,
Кояш булып, ташкын су булып.
Керфегемә кунган салкын бозлар
Катлам-катлам төшә уылып.

Әйе, шулайдыр. Ә керфек очларына сагыштан да, шатлыктан да, кайгыдан да, бәхеттән дә җыела яшь. Күз яшьләре ачы да, татлы да була.

Күз яшьләре һәм шигырь... Күзләр һәм көзләр...
Көзнең күзендә дә уйчан моң бар,
Яшерен сабырлык бар җаныңда;
Күпереп кайнап торган хисләр түгел,
Айныган бал инде җанымда.
Күрдегезме көзне? Ә монысы икенче манзара.
Кошлар булып кошлар сүлпәнрәк,
Сулар агышы да тынырак.
Көзнең дәрте тирәндәрәк ята,
Хәтер кайтавазы — тын, ерак!

Бу сурәтләр барысы да «Көз — моңлы күз» шигырендә. Шигырьнең һәр юлы да сихри моңлы бер сурәт, алышынып торучы гүзәл бер манзара.

Шагыйрь — тылсымчы. Ул сине көзнең йөзенә, күзенә бактыра, син шагыйрь дөньясына күчеп яши башлыйсың. Чын шигырь, җанлы сурәт, җанлы сүз генә шундый көчкә ия.

Шундый дымлык, тонык иртәләрдә —
Кошлар канат кагып үтәләр дә, —
Үлән асларына җил керә, —

ди шагыйрь.

Җил — хәрәкәт. Тик бар хәрәкәт тә җан түгел әле. Ә бу җил җанлы, серле, моңлы. Шагыйрь алдагы юлларга салынган шул сер, шул моңны тагын да тирәнәйтерлек сүзләр тапкан. Шагыйрьнең көче, гайрәте, олылыгы шушы үсештә, шушы тирәнлектә. 6-7 генә юл юкса, җанга үтәли кереп урнашыр сурәте дә, инде бер кагылса, онытылмаслык булып уелып калыр хисе дә, табигать баласының анасы — табигать белән коточкыч контрасты да һәм... шигырьнең ахыры:

Ослан өсләрендә күкшел монар,
Яна йөрәк — юк бер чара моңар, —
Шәмем мае яна савылып.
Кошлар арты, язып җибәр хәбәр! —
Мин танырмын сине... Ике җүләр
Очраша калсак, сау булып
... Кошлар кунар микән киртәләргә —
Шундый дымлык, тонык иртәләрдә?!

Их! Шигырьне тулысы белән генә укырга кирәк шул! Аларны укыганда, әйтерсең лә, йөрәк фәкать моңнан, сагыш, мәхәббәттән генә тора, калган бар матдә, булырга мөмкин булган хисләр юкка чыга. Шигырь китабының һәр битен ачасы да укыйсы. Тик алай укып булмый, күзләрне талларга сарган пәрәвездәй моң сара, яшь каплый, җанга үкенеч урманнары үсеп чыга да үз җан урманыңа, язмышыңа кереп адашасың. Шигырьнең һәр юлы, һәр сүзе сине шигырьгә якынайта, аны яраттыра, аның өчен җан атасың. Их, син, Наис, нишләтәсең мине — җаннан күз яше булып хис сыгыла...

Чү! Хисләнәм дә хисләнәм. Бу кадәр хисләрне тудыручы сәбәпләрне дә атап күрсәтергә тиеш бит мин укучыга. Яңа дөнья ачып шатланган сабый хәлендә калдым. Шушы халәткә җиткерүче авторга рәхмәтем бу минем!

Сәбәп, имеш. Сәбәп түгел, ә кеше күңелен аңлау сәнгате, шул сәнгатьне халыкчан, җанлы телдә, кеше табигатенә якын телдә тибрәтү. Ә моңа сәбәпче гасырлар буе халык җаныннан күз яшедәй сыгылып чыгып, инде һич тутыкмас вә ватылмас җәүһәргә әверелгән әйтем вә мәкальләр, гыйбарә вә сүзтезмәләр.

Мин бу шигырьләрне укыганда дөньяны Наисча күрә, тоя башладым. «Болгар ташларына» шигыре эчендәге җәүһәрләрне генә санап чыксаң да күпме байлык.

Баш орыйм, сүз табалмыйм, ташка сүз бир, сөйләсеннәр яуда җиңелгәннәр, койрыгын өзеп ялгый-ялгый, килә дә көн-актарыла ташлар, тирәннәрдән калка язулы таш... һәм башкалар.

Юк, хис кенә түгел шул. Шигырьнең дә кәүсәсе, тамыры бар. Тамыры — акыл, кәүсәсе — хис. Тик шагыйрь тирәк кенә дә түгел. Менә бу бишьюллык:

Һәрбер халык,
Иле булса — Алла;
Теле булса гына — пәйгамбәр...
Миллионынчы булып имзам куям:
Татарстаным — бар!

Болар хакыйкатьнең үзе, бер милләтнең гасырлар буе дөрләп янган хыялы түгелмени! Андый сүзне әйткән шагыйрьләрне халык, пәйгамбәр ди. Үз шагыйрем, ди.

Шушы сүзләрне бар милләтем изге байрак итеп күтәрсен дә шуны раслар өчен шул олы максатка хезмәт итүне бар яшәвенең максаты итеп алсын иде. Кыйбла югалды, идеология юк, дип кычкыручыларны аңламыйм. Шундый шагыйре бар милләт дәүләтсез була аламыни?

Наис Гамбәр аз яза. Әллә Дәрдемәнд күп язганмы? Томнарга тулар түгел, җаннарга гына тулар сүзе белән шагыйрьләр киләчәккә бара.

Наис! Хәерле юл сиңа!

Каләмдәшең — Нәҗибә Сафина.
Ватаным Татарстан. 12 апрель 2002 ел.

Сайт создан в системе uCoz