Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

Үзең була белү

Узган елгы һәм быелгы календарьларга күз салган һәркем, һичшиксез, игътибар иткәндер: атна-ун көн саен диярлек кайсы да булса бер каләм иябезнең түгәрәк елы билгеләп үтелә. Арада әдәбиятыбызда зур эз калдырып инде тарихка әйләнгәннәре дә, әле хәзер дә җиң сызганып иҗат итүчеләр дә бар. Шуларның берсе шагыйрь һәм тәнкыйтьче Наис Гамбәров.

Наис Мөслим районының Сикия инеше Сөнгә кушылган төбәгеннән ерак түгел урнашкан җыйнак кына Бүләк авылында туа. Шагыйрь аны:

Минем өчен
Әкияттәге Шәмшәрифтән гүзәл
Утыз йортлы туган Бүләкнең
Хәтер томаннары аръягында 
Торып калган нәүмиз сурәте —

дип олылый, болытларын «Калиманджаро карлары» итеп, чана шуып үскән Шәех тавын «авылның Фудзиямасы» итеп күрә. «Әткәй белән сөйләшү» дигән истәлегендә Наис үзенең бала чагын, авыл тормышын, «бәрәңге утыртып, утын хәзерләп, печән чабып» үткән чакларын гаҗәп җылы итеп, тәфсилләп күрсәтә, гомерен колхоз эшендә үткәргән әтисе Гыймран агайның «тәрбия мәктәбендә әхлак белеме» ала.

Күрше Үрәзмәт авылының урта мәктәбе Наис күңелендә хәзергә хәтле әдәби зәвык ширбәте эчергән чишмә кебек саклана. Шушында ул яшьтәшләре һәм дуслары Зөлфәт, Фәрит Гыйльмиләр белән беренче тапкыр каләм тибрәтешкән, шушында ул инде таныла башлаган шагыйрь Рәдиф Гаташның әдәбият дәресләрен тыңлаган. Нәкъ менә Гаташ үрнәге һәм аның шигъриятле дәресләре әлеге өч талантлы егетне Казан университетына, татар филологиясе бүлегенә алып килә. Наиснең үзе әйтмешли, «бер казанга җыелдык без Казанда».

Наис университетта әйбәт укып баруы белән бергә әдәбият түгәрәкләренең уртасында кайнап җәмәгатьчелеккә күренә, үзенчәлекле шигъри зат икәнен сиздерә башлады. Миңа аның бу сыйфатын якыннан белергә туры килде, чөнки Наиснең диплом эшенә җитәкче булдым. Аңа ни җитте генә студент ерып чыгуы мөмкин булмаган, ул заманда шактый модалы зур тема — хәзерге әдәбиятта традиция һәм яңачалык мәсьәләсен яктырту бурычы бирелгән иде. Ул курыкмады. Зур гыйльми хезмәтләрне «эшкәртеп» чыкты, мәсьәләне хәзерге әдәбиятыбызның күп мисаллары белән дәлилләп, эчтәлекле диплом эше язды. (Җәяләр эчендә генә әйтеп китим: Наиснең диплом эше соңрак буын студентларга диплом эше язганда бер ара үрнәк буларак тәкъдим ителеп тә йөрде әле). Эшнең оппоненты танылган галим Нил Юзиев аңа югары бәя бирде, Наисне аспирантурага тәкъдим итте. Ләкин Наис монда да үзе булып калды — «коры галимлек юлын» сайламады. (Мин әле дә аның бу юлдан китмәвенә бераз үкенәм).

Университеттан соң Наис Гамбәров юлында әдәбият дөньясыннан читкәрәк тарткан адымнар да ясалды. Ләкин күрәбез: ул әдәбияттан башка яши алмый торган шәхес булуын раслады, үзендә рухи көч тапты һәм ике аяклап та әдәбият мәйданына килеп керде. Ике аяклап та димен, чөнки, бер яктан, ул шагыйрь икәнен, икенче яктан кызыклы, нечкә зәвыклы әдәбият тикшерүчесе булуын танытты.

Наис шигырьләрен укыганда мин үземнең дә туган ягымны искә төшерәм. Шулай булмый ничек булсын? Без бит якташлар. Авылларыбыз арасы 20 чакрым гына. Җитмәсә, Наис белән туган көннәребез дә бер — 25 август. Ә менә яшь арасы 20 чакрым ара гынамы? Ул миннән нәкъ 20 яшькә яшьрәк. Шигъри хисләре дә минекечә түгел инде. Ул бит минем кебек купшы-кызыл шигырьләр заманын кичермәде, ул заман үткәч, Хәсән Туфаннар халыкка кайткач, бөтен бер төркем куәтле шагыйрьләр әдәбият мәйданын шаулатканда кулына каләм алды. Юкка гына ул горурланып: «Минем беренче рухи уянуым, егетлеккә атлаган көннәрем, әйләнә-тирәдәге олы дөньяга гыйшкый күзләр белән карый башлавым Хәсән аганың көндәлек мәшәкатьләрне бар нәрсәдән дә өстен күреп, өстән җибәрелгән җәзалардан тәмам гаҗиз яшәп яткан татар мохитына кабаттан әйләнеп кайткан көннәренә туры килде», дип язмый торгандыр. Хәсән Туфаннан йоккан «шигырь җене» ул елларда күп яшьләр иҗатында сизелә иде, һәм ул Наис Гамбәровта да аз түгел. «Арышлар шаулый» шигырен генә укып карыйк әле:

Бертуктамый шаулый арышлар
Мин үтәсе юллар өстендә:
Басу юлы — тузанлы юллар
Балачактан калган танышлар.
Бертуктамый шаулый арышлар.

Туфан аһәне, Туфан вөзене ләбаса. Бу бәрәкәтле йогынты Наискә үз юлын, үз аһәңен табарга ярдәм иткән. Зөлфәт болай дип яза: «Кайсы яклары белән кызыктыра соң сезне Наиснең шигырьләре? Әлбәттә, һәр сүздән бөркелеп торган ихласлык белән». Зөлфәт хаклы. 1992 елда Наиснең «Баш очымда — Кояш» дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Ачам да шуннан һич сайлап тормый укып китәм:
Мин җәйләрдән көзгә кереп киләм,
Карап калам киткән кошларга:
Таянырлык дустың булсын икән,
Таянырлык микән дусларга?
Яки менә икенче шигырьдән:
Язлар җитсә — ташкын сулар кебек
Очар кошлар оя гына кора,
Ә мин инде бала очырам.

Игътибар итегез: икесендә дә табигать сурәтләре. Ләкин болар табигатьнең гади сурәтләреме соң? Юк, болар җанлы сурәтләр, хисләр, уйлар, гамь сурәтләре, чын ихласлык белән әйтелгән моңсу фәлсәфә.

Наис кайберәүләр кебек көлтә-көлтә шигъри бәйләмнәр бастыра торган «өлгер шагыйрь» түгел. Әйтергә мөмкин: ул хәтта артык сүлпән яза. Ләкин анда тел кычытканга гына әйтелгән, салкын-сүрән шигырь очратмассың. «Исә җилләр» шигырендә ул шагыйрь җанын димәк, үз җанын бик дөрес ачып бирә:

Исә җилләр агач башларыннан,
Үзәннәрдә тынлык, «шым» да юк;
Мең тавышы белән гүли урман...
Шагыйрь җаны да бит шулай ук.

Наиснең шигырьләре садә, ләкин һич тә беркатлы түгел, хисләре — тыйнак, ләкин һич тә салкын-битараф түгел. Ул аз яза, ләкин иҗат кысырлыгыннан түгел; аның шигъри шөһрәткә нәфесе шундый.
Йөгем дә юк ат арырлык,
Малым да — ат арырлык;
Бар булганым — урмаган кыр,
«Мөлкәт» дип аталырлык.
Күпме чыгар? Ничә арба?
Бәлки бер учма гына?!
Йөрәк тә сыя (Зур түгел!),
Салсаң, бер учка гына.

Нәкъ менә шулай. Әле Наиснең урасы шигъри кыры бар, уңышы мул чыгар. Иң мөһиме — чәчкән орлыкларында үз йөрәге дә тибә.
«Ага гына Вакыт...
яшәү — тормыш, —
Әйтерсең лә тоташ әвернә,»
«Үткәннәрнең асылмалы, алтын
Күперләре янган — ягылган.
Күпме күз тегәмә, өметләнмә, —
Кояш чыкмый баткан ягыннан» —

кебек яшәү-тормыш турындагы гомум фәлсәфи уйлар белән бергә Наис шигырьләреннән үз «мине», аның үз тормыш юлы, туган туфрагыннан алган җан җылысы, үз йөрәгендәге үтә дә шәхси хисләр аңкып тора. Мин, мәсәлән, аның мәхәббәт лирикасыннан нәкъ менә Наис мәхәббәтен, ул кичергән изге тойгының Наискә нинди бәхет дулкыннары һәм күңел әрнүләре, сагышлар китерүен ап-ачык сизәм.
«Ул көннәрдән сузылып килә бары
Тәгәрмәчтән төшкән ике эз;
Бергә чакта — бер материк идек,
Ике кыйтга хәзер икебез»
«Хушлашу»,
«Югалды бердәнберем лә, —
Түрдәге яран гөлем;
Янган утларга салдың да, —
Сибелде кырга көлем».
«Югалды»
«Син — күз яшем;
садә яшьләр
Олыгайган саен татлырак» —
«Артта кала утлар»

кебек чын шигъри юлларны да дулкынланмый укып булмый торгындыр дип саныйм.

Әйткәнемчә, Наис Гамбәров шагыйрь генә түгел. Шигъри зәвыкълы күңелендә гыйльми фикер тирәнлеге дә бар аның. Бу сыйфат Наиснең тәнкыйть мәкаләләрендә, эсселарында бик ачык күренә. Аларда иң элек күзгә ташланган сыйфат — тәнкыйтьченең әдәбиятны җаны-тәне белән яратуы дисәм хаталанмамдыр. Бөек шагыйребез Хәсән Туфан турында язамы, Зөлфәт яки Мөдәрис Әгъләм иҗатын күзәтәме, Роберт Әхмәтҗан шигырьләрен анализлыймы — кайсын алсаң да соклану, олылау, чын шигъриятне йөрәк белән тою бөркелеп тора. Дөресен әйткәндә, Наис үзе яратмаган шагыйрь яки язучы иҗатын бәяләргә дә алынмый булса кирәк. Ләкин тәнкыйтьче Гамбәровның яратуы һич тә сукыр ярату түгел. Миңа укырга туры килгән бер генә мәкаләсендә дә ул мактау сүзләрен арттырып җибәрми. Үзе бәяләүгә алынган әсәрнең яисә китапның үзәген, төп үзенчәлеген, асылын ачарга омтыла.

Наиснең мәкаләләрен сүзнең тулы мәгънәсендә «тәнкыйть мәкаләсе» дип тә булмас кебек, чөнки ул теге яки бу язучының иҗат юлын күзәтеп, әсәрләрен санап чыгудан бик нык саклана. Алар сурәтле һәм хисле нәсерләргә күбрәк якын торалар. Мисал өчен Зөлфәт иҗатына ясаган күзәтүеннән бер генә өзек укыйк: «Менә шулай, урман ешлыкларыннан, «Коргылды»лардан моң алган Зөлфәт бүген татар шигъриятендә мең тавышлы урман кебек гүләп яши: аның ухылдап эндәшкән йөрәк тавышы күптән инде ерак киңлекләргә сибелгән бөтен татар халкы күңелендә яңгыраш тапты».

Шул рәвешле сурәтле тел аның һәр мәкаләсенә хас. Әмма сурәтлелек Наистә фәннилек исәбенә файдаланылмый. Алар бер-берсен тутырып торалар. Күренекле шагыйребез Равил Фәйзуллин иҗатына багышланган «Башны салларга салып» дигән мәкаләне мин шундый сурәтле һәм фәнни мәкалә дип һич икеләнүсез әйтә алыр идем, Наис анда Равил Фәйзуллин поэзиясенең үсү баскычларын да, аның һаман тирәнәя һәм шигъри төсләр белән байый баруын да гаять әтрафлы итеп сурәтле анализлауга ирешкән. Әмма Наиснең анализы да үзенчәлекле, ул бер үк вакытта тормыш турында; шигърият һәм аның илаһи көче каян килү хакында, гомумән сәнгатьнең нигә кирәк булуы хакында уйлану, аны үстерергә омтылу белән дә үрелеп бара. «Кем ничектер, кайбер шигъри митинглардан мин икеләнүле хисләр белән кайтып китәм. Андый җирләрдә, гадәттә, сөңгесе агуга манылган яңгыравык-купшы, ярым әдәби, ярым сәяси шигырьләр укыла. Юк, шигъриятнең милли аңны тәрбияләүдәге, үстерүдәге ролен һич тә киметергә теләмим мин, киресенчә, шигърият ул халыкның рухи көзгесе булырга тиеш. Ләкин әдәбият хәзинәләрен кысрыклап, терсәк белән төрткәләп алгы рәтләргә, трибуналарга һөнәрче-кәсепчеләр үрмәләвен күрә торып дәшми калыргамы? Һәм моңа каршы ничек көрәшергә?»

Әйе, Наис каләме «һөнәрче-кәсепчеләр» белән көрәшә, мәкаләләрендә чын әдәбиятны, югары сәнгатьне яклый. «Ма-ту-у-у!!!» дигән эссенда ул, туган ягы Мөслимдә тарих музее ачу артыннан ничек йөрүләре турында сөйләп, музейларның нигә кирәген дә белмәгән туң җанлы түрәләрне тәпәләсә, Мөдәрис Әгъләм иҗатына багышланган «Ерактан килгән — еракка китәр» мәкаләсендә үзе булып яшәүче, үз сүзле шагыйрьне күрмәскә тырышучы «яшертен генә берләшеп алган ыспай киемле, уклаудан төз сынлы, шома, «дөрес» агайларны» чәнчеп ала.

Мин Наиснең рәссамнарыбыз турындагы мәкаләләрен дә аерып әйтер идем. Рәссам Илдар Әхмәдиев сөйләгәннәрдән чыгып язылган ике мәкаләсен, мәсәлән, чын хикәя югарылыгында язылган гыйбрәтле әсәрләр дими мөмкин түгел. Сынчы рәссам Фаһим Фәсхетдинов турындагы очерк та, сәнгать белгече Розалина Шаһиевага багышланган мәкалә дә шулар белән бер рәттән тора. Шагыйрь Наиснең рәсем сәнгате турындагы уйланулары, күзәтүләре дә үзенчә һәм шуның белән кызыклы да. Әйе, Наис Гамбәров шигъриятне генә түгел, гомумән сәнгать дөньясын үзенчә аңлый, үзенчә күрә. Монда да ул үзе була белә. Билгеле, үзең була белү җиңел түгел. Наис алга таба да шулай үзе булып калыр, шул юлда олуг шан-сәгадәт яулар!

Зәет Мәҗитов.

Сайт создан в системе uCoz