Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

Көзге бизәкләр

Агычлар очы — буялган төсле пумала кебек.
Яфраклар — суларда. Агымсу — кебек, күбек...
Болытның итәк җилләре уҗымны сыйпап үтә.
Басу түрендә — карама. Карама кемне көтә?
Колыннар үсә чабышып. Бу болын шундый иркен:
Хозурлык һәрбер тарафта — бозалмый моны беркем.
Көтү дә төшкән туплауга. Бәрәннәр йөгереп уйный.
Йокыга талган көтүче — үткәнен уйлый-уйлый.
Кыр казы үткән юллардан үксү кала сибелеп.
Моңсулык иңә... Алай ук түгел идең син элек.

  
Сайт создан в системе uCoz