Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

Сагыну

Тагын төшкә кердең...
Басу буйлап
Камыл ярып килә идең син,
Оч син, әйдә, очар чакларыңда,
Ике кулың — ике канатың;
Биеклектән хәят киңрәк ачыла, —
Биек очыш телим, канәтем!
Ә мин инде, күпме талпынсам да,
Синең арттан чабып җитәлмам;
Яшь тайларга карап соклансам да
Камыл-кырдан ары киталмам.
Очу миңа насыйп булмас инде,
Каерылган ике канатым;
Мин аларны синдәй яшь чагымда
Камыллырда чабып канаттым
(Җиргә баскан саен, эзләремә
Сулык-сулык килеп кан акты).

  
Сайт создан в системе uCoz