Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

Озату

Авылда — көз... Дөнья сулып калган.
Кошлар — китә... Бу бер төш кебек.
Ятам кырда — очып барган җирдән
Егылып төшкән бала кош кебек.
Уйга талып, таулар үткелендә
Асылынып торды күк болыт;
Тынып калды урман...
Кырлар тынды —
Кошлар очты ул көн күк тулып.
Бөтерелеп, бәргәләнеп алар
Уралдылар кырлар түреннән;
(Илаһи моң — кошлар өне иңә
Бар хәяткә, күкләр төбеннән).
Саргылт моңнар — ерак атауларда,
Җете алтын — агач башлары...
(Мин нигәдер кошлар киткән саен
Моңсулырак була башладым).
Нилектән бу? Нинди бу сискәнү? —
Җанда үкси киткән кош өне.
Көзләр керер-кермәс үксеп ятам,
Нишләрмен соң ялгыз, кыш көне.
Китәрелдә кошлар иле белән,
Кубарылды кошлар ил белән.
Яфраклар тама шыбыр-шыбыр
Кошлар очып үткән җил белән.

  
Сайт создан в системе uCoz