Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

* * *

Сулар! — күпме яшьләр түктем сезгә карап...
Акты-китте еллар ярык ялгашлардан,
Юшкын гына калды сөю, ялгышлардан...
Утыра таллар оеп, алтын чәчен тарап.
Җилләр! — сагышымны җилләр җилгәрделәр.
Мамык коя тупыл — уйный җәйге буран.
Бары да элеккечә: капка төбе, урам...
Җилгә язып хатлар җибәрделәр.
Җирем! — табанымның эзен яшерегез! —
Тик каплагыз аны яшел чирәм белән.
Мин китәрмен бер көн... Бәлки, бүген китәм...
Җилдә,
Җилдә,
Суда — сүнми Сөю!... Сүнми, кичерегез...

  
Сайт создан в системе uCoz