Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

* * *

Үтеп киткәч бер карама икән,
Тартып алыр булып, борылып;
Күле кипсен, суы сеңсен икән...
Кайтмаикән киткәч, борылып.
Үрсәләнмә икән үргә менгәч,
Кул болгама икән күмелгәч;
Көянтәңнән килеп тотмам бүтән,
Чиләгеңнән суың түгелмәс.
Барсын оныт, күрмәмешкә салыш
Очрашкач, үтеп барганда:
Әйтерсең лә
Берни дә юк иде.
Булмады да
Синең белән минем арада.
  
Сайт создан в системе uCoz