Кичерегез — сөю сүнми ул... Казан — шагыйрьләр каласы. Мөхәммәдъяр. Көз. Кич Җилферди киртәдә Эленгән ак чыптам. Көлешә кыз-кыркын: — Ай чыккан! Ай чыккан! Аранда — чаптарым, Су буе — кычыткан... Көнозын әрнедем: — Юк, чыкмам! Юк, чыкмам! — Бигрәк усал ла Картайган кычыткан. Учма-учма сары чәчләреңне Җилфердәтеп йөгерә идең син. Кырга сыймый уйный-чаба идең, Пәрәвездәй җиңел очынып: Табаннарың гына ялтырап кала — Китәрсең күк җирдән ычкынып. Китәрсең дә... Очар чакларың ич, — Канатлы ат кешни җаныңда; Син — хыялый, кыргый әле, Яшьлек хисе ага каныңда. Сылтау түгел лә бу! Гөнаһ булыр, — Еламас ла үзе егылган; Яраларым әрнеп куйган чакта Хәтер учагымда җылынам. Татлы мизгел — камыл буйлап чаптым, — Өнемме бу, әллә төшемме?! Очраттым кырда чалымнары белән Яшьлегемә охшаш кешене.