Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

Бәлки...

Бәлки юкка барлык омтылышлар.
Бушка бәлкем сөю-янулар?!
Поезд киткән инде... юллар ябык, —
Алда яна кызыл семафор.
Йөгереп каршы чыктым... Уты гына
Чагылып калды соңгы вагонның;
Һәм күренеп барды — офыккача —
Тәрәзәдән сузылып кулың.
Минме соңга калдым, әллә синме
Иртә киттең?! Кайда буталыщ?
Бәлки минем соңгы вокзалымдыр
Таныш түгел шушы тукталыш?!
Бәлки шулай үзенеке итәр
Әрем баскан шушы кыр-үзән?!
Без җирнеке барбер — күкрәгенә
Күкрәк куеп авам йөзтүбән.
Мин ятармын олы юл читендә
Ерак киңлекләргә күз атып:
Килер поездларны каршы алып
Китәрләрен —
Хәерле юл теләп озатып.
  
Сайт создан в системе uCoz