Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

* * *

Авылымның зират башына ук
Чыгып баскан шәрә тупыллар...
Элек монда йорт нигезе иде.
Атлар тора иде тупырдап.

Иртәләрен кошлар сайрый иде,
Утлар терек иде учакта.
Яшь киленнәр, җан бирердәй булып,
Эреп ятыр иде кочакта.

Акъәбиләр ак шәл бәйләр иде,
Чыгар иде кызлар кияүгә;
Нәсел орлыклары — мөлдеркәчләр —
Аваз салыр иде биләүдә.

Ир-егетләр ат уйнатыр иде.
Китәр иде аннан... сугышка.
Кычытканнар белән түгел, түгел,
Утлы яуга кереп сугыш та... —
Янма, имеш. Ул елларның
Сөремнәре каба сулышка.

Агач башларында — кара кошлар,
Яланнарда ята — сөлдәләр.
Кара кошлар кызыл томшыкларын
Корыган ботакларга сөртәләр.

... Бу тупыллар шундый мәгърур иде,
Уртасында иде Бүләкнең.
Нигә, Вакыт, кеше язмышларын
Агачларың белән түләттең?..

Чигенә авыл. Урам очына ук
Чыгып баскан мамонт тупыллар;
Әллә тупыл — зиратына бара.
Әллә авыл — качкан тупылдан.

  
Сайт создан в системе uCoz