Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

* * *

Авылга керде көтү: сыерлар — мөгрәү, мөгрәү.
"Җен арба" дөберди: күкләрдә — күкрәү, күкрәү.

Кыйгачлап җилгәрде тулышкан болыт, болыт.
Актылар гөрле сулар канаулар тулып, тулып.

Камчыдыр — сузылды — һавада яшен, яшен.
Әй, кызый, йә сугар! — гөлеңне яшер, яшер.

Читәндә — чыбыркы: аһ, елан, елан, елан.
Көтүче: "Чакмый ул былтыргы елан, олан."

  
Сайт создан в системе uCoz