Әкиятләр укый идем шашып: «Таһир белән Зөһрә» кыйссасын — Кешеләрдән качып тын бакчада. ...Аһ, Шул чакта ук уйда син булгансың. Агачларга менеп биеклектән Ерак кырлар түрен күзләдем, — Ачылдылар хозур манзаралар. ...Аһ, Шул чакта ук сине эзләдем. Нинди киң бу дөнья, — йөгер, уйна, — Яшьлек белми кимлек, тарлыкны: Күге биек, йолдызлары якты. ...Аһ, Белдем шул чак синең барлыкны. Болыннарга чыктык, таңга каршы Көлә-көлә сүтеп тараттың, Гөлләр исе сеңгән чәчләреңне. ...Аһ, Мин шул чакта сине яраттым. Чыкты җилләр, ышыкладым сине, Кулы каты була ир-атның, — Кочагымда килеш сулды гөлләр. ...Аһ, Мин шул чакта сине елаттым. Тынды дөнья күтәрелде кошлар. Мин аларга төзәп ук аттым, — Берсе төште егылып алларыма. ...Аһ, Мин шул чакта сине югалттым. Мин идем ул сыра залларында Бер почмакта оеп утырган, — Яшьләр тулы касә кулларымда. ...Аһ, Мин теләдем сине онытырга.