Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

* * *

Мело, мело по всей земле
Во все пределы.
Свеча горела на столе,
Свеча горела.
	Б. Пастернак.

Буран да буран...—
Күмелгән урам.
Шәм генә яна өстәлдә,
Шәм генә яна.

Утлы тәрәзгә сарылган
Черкиләр сыман,—
Кар мамыкларын рамга
Җил йөри сылап.

Буран—пыяла битенә
Ак кершән яга.
Шәм генә яна өстәлдә,
Шәм генә яна.

Мин карап ятам... Түшәмгә
Күләгә ятты,—
Аяк-куллар сүрәте бу,
Язмыш сүрәте.

Ике башмак, дөбердәп,
Идәнгә төште;
Күлмәккә тамды балавыз
Шәмнән—яшь төсле.

Аклыкка кереп күмелде
Тыкырык, урам...
Шәм генә яна өстәлдә,
Шәм генә яна.

Шәмгә җил үтте кагылып,—
Ак болыт булып.
Ялкын телләре уйнады
Тын бүлмә тулып.

Февраль. Буран. Ак көрткә
Күмелде урам.
Шәм генә яна өстәлдә,
Шәм генә яна.

  
Сайт создан в системе uCoz