Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

* * *

Беләсеңме, Зөлфәт, Мәсеготьнең
Урыны гына калган үрләрдә...
һәм истәлек булып ярлар калган
Билсәпитле зәңгәр төннәрдә.

Беткән авыл... Оясы
Таралган, җилгә очкан.
Сиртмале кое һәм тупыл
Моңая Югарочта.

Җилләрсез, тыныч көннәрдә
Сиртмәле шушы кое
Арып талган карт ат кебек
Тын гына тора, оеп.

Чыкса җил, авыл өстеннән
Чиләге дулап-дулап
Әйләнә... Тимер чылбыры
Куя да авыр сулап...

Асылма чиләк сиртмәдә—
Бу авыл йөрәгедер!
Дидем: эчкән коеңны да
Онытма, кирәгер бер.

  
Сайт создан в системе uCoz