Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

* * *

Сулар! — күпме яшьләр түктем сезгә карап...
	Акты-китте еллар ярык ялгашлардан, —
	Юшкын гына калды сөю, ялгышлардан...
Утыра таллар оеп, алтын чәчен тарап.

Җилләр! — сагышымны җилләр җилгәрделәр.
	Мамык коя тупыл — уйный җәйге буран.
	Бары да элеккечә: капка төбе, урам...
Җилгә язып хатлар, хатлар жибәрделәр.

Җирем! — табанымның эзен яшерегез! —
	Тик каплагыз аны яшел чирәм белән.
	Мин китәрмен бер кен... Бәлки, бүген китәм.
Җилдә,
	Җирдә,
	Суда — сүнми Сөю!.. Сүнми, кичерегез...

  
Сайт создан в системе uCoz