Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

* * *

Эскерт өстендәге Айның
Кыерчык кына чагы;
... Әле яңарак кына
Сүнде юлчы учагы.

Уянды төнге шәүлегән,
Шым гына чыкты ауга;
Бер арба менеп килә
Төн ката—Калатауга.

Арбада—икәү. Арба ул
Теркелдәп кенә бара.
Атасы "күчер" улының
Башыннан сыйпап ала:

"—Дилбегәңне, дим, катырак
Тот, улым, атың сизсен
Егетләр кулын. (Алда—тау,
Нишлармен, әткәй, синсез?)

Эскерт өстендәге Айның
Тәгәрәп тулган чагы.
Арба. Юл. Әткәй һәм мин...
Бу—минем бала чагым.

  
Сайт создан в системе uCoz