Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

Озату

Авылда—көз... Дөнья сулып калган.
Кошлар—китә... Бу бер төш кебек.
Ятам кырда—очып барган җирдән
Егылып төшкән бала кош кебек.

Уйга талып, таулар үткелендә
Асылынып торды күк болыт;
Тынып калды урман...
Кырлар тынды—
Кошлар очты ул көн күк тулып.

Бөтерелеп, бәргәләнеп
		алар
Урадылар кырлар түреннән;
(Илаһи моң—кошлар өне иңә
Бар хәяткә, күкләр төбеннән).

Саргылт монар—ерак атауларда,
Җете алтын—агач башлары...
(Мин нигәдер кошлар киткән саен
Моңсуырак була башладым.)

Нилектән бу? Нидән бу сискәнү?—
Җанда үкси киткән кош өне.
Көзлар керер-кермәс үксеп ятам,
Нишләрмен соң ялгыз, кыш көне?

Күтәрелде кошлар иле белән,
Кубарылды кошлар ил белән;
Яфраклар тама шыбыр-шыбыр
Кошлар очып үткән җил белән.

  
Сайт создан в системе uCoz