Наис Гамбәр
Наис Гамбәр

* * *

Җиде ятны сөю, бәлкем, йазык,
Ятларныкын сөю — килешми?!
Сугылдым мин синең утарыңа
Ераклардан кайтып килешли.

Синең биләмәләр... Гөлгә чумган бакча,
Бакча түрендәге ак келәт...
Ак болдырга чыгып басты бер кыз:
— Сакал абый, сиңа кем кирәк?

Биштәремне, салып, җиргә куйдым,
Изүемне ачып җибәрдем, —
Иркен утар бик тар иде миңа:
— Кемнәр яши монда, чибәрем?

— Ничек кемнәр?! Коерыклы җеннәр...
Әнкәй әле басу эшендә —
Аю Куышыннан ары китеп,
Чытыр Бүләк дигән төшендә...

Шул чак бар да эреп юкка чыкты, —
Кое сиртмәләре, ак келәт...
Үтеп кенә булмый үткәннәргә,
Көмеш тәнкәләрдән хак түләп.

— Йөз ел элек син дә анда идең.
— Мин бит күчтем бары җидегә, —
Ак болдырдан төшеп йөгерде ул, —
Юләррәк абый! — диде дә.

Карашлары гел синеке иде,
Йомры бит очлары — сипкелле.
Зөһрәдәй кызчык әйтеп качты:
— Бу... бу... биләмәләр — си-не-ке!..

Ят утарда ялгыз басып калдым,
Күрше-күлән күрер — килешми.
Сугылдым мин синең биләмәңә
Мәңгелектән кайтып килешли.

  
Сайт создан в системе uCoz